Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлык аппараты хезмәткәрләрен аттестацияләү комиссиясе утырышы булды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Экспертлар советы утырышында халыкка адреслы социаль ярдәм турында республика законына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы закон проектын карадылар һәм хупладылар. Утырышны министрның беренче урынбасары Илья Гомзик уздырды.
2025 елның I кварталында Татарстан юристлары махсус хәрби операциядә катнашучы 440 тан артык ветеранга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәттеләр. Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте паблигының туры эфирында татарстанлылар күбесенчә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итүләре турында сөйләде.
Казанның Совет районы буенча 13 нче суд участогы җәмәгать судьясы элеккеге ирен мыскыл иткән өчен бер хатынга 3 мең сум штраф салган.
Татарстан Республикасы Хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме 2025 елның 13-15 маенда Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруның торышын өйрәнде.
Республика фәнни-гамәли үзәгендә дәваланучы махсус хәрби операциядә катнашучыларга түләүсезй юридик ярдәм күрсәтелде. Чараны Татарстан Дәүләт юридик бюросы оештырды.
Татарстанда түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең ике системасы эшли. Алар кысаларында гражданнарның аерым категорияләре, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары түләүсез юридик ярдәм ала алалар. Безне яклаучылар нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә һәм юридик ярдәмне ничек алырга мөмкин - бу турыда туры эфирда сөйләшербез.
Юстиция министрлыгы күчмә чаралар графигы нигезендә җирлекләрдән Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен өйрәнүне дәвам итә.
Бүген Югары Судта Татарстан Республикасы Судьялары советы утырышында җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре җентекләп тикшерелде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләренә аттестация үткәрү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы булды.