ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2013 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Коррупциягә каршы көрәш буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы комиссия утырышы булып узды, анда комиссия әгъзалары 2012 елга коррупциягә каршы мониторинг һәм Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты идарәсе башлыгы М.С. Бәдретдиновның дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне коррупциягә каршы көрәшкә җәлеп итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын өйрәнү һәм аны эш практикасына кертү буенча тәкъдимнәре булган хаты буенча фикер алыштылар.


6
май, 2013 ел
дүшәмбе

2013 елның 4 маенда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Указга имза салды, аның нигезендә республика җәмәгать судьялары аппаратында дәүләт хезмәткәрләре саны 66 берәмлеккә арттырылды


30
апрель, 2013 ел
сишәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Кадерле дуслар!
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелемнән котлыйм!

2013 елның 25 апрелендә министрлыклар һәм ведомстволар белгечләреннән торган күчмә мәгълүмат-консультация төркеме белгечләре Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында халыкны кабул иттеләр. Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү пунктлары Александр-Слободск һәм Югары Шепкә авыл җирлекләрендә оештырылды.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең мәгълүмат-аналитика эше, координация һәм планлаштыру бүлеге башлыгы урынбасары ваккантлы вазыйфасына конкурс игълан итә.


29
апрель, 2013 ел
дүшәмбе

2013 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе И.И.Гыйләҗев Татарстан Республикасы Чаллы шәһәр суды коллективына яңа рәис тәкъдим итте. Россия Федерациясе Президенты Указы белән әлеге вазыйфага элек Татарстан Республикасы Тукай районы судына җитәкчелек иткән Р.Г. Гайфетдинов билгеләп куелды.
Тантанада Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы З.М.Салихов, Чаллы шәһәре мэры В.Г.Шәйхразиев катнашты.

2013 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеген оештыру департаменты башлыгы М.М. Ибәтов Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы гражданнарын видео аша кабул итте. Район халкын Буа муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе С.А. Пенкин тәкъдим итте.

Шимбә көнне, 2013 елның 27 апрелендә, Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең спартакиадасы кысаларында “Бустан” спорткомплексында волейбол буенча 1/8 финал уеннары узды.


26
апрель, 2013 ел
җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында административ хокук бозулар буенча беркетмәләр төзүгә вәкаләтле җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары өчен укулар уздырылды. Бүгенге укулар “Административ хокук бозулар буенча беркетмәләр төзү практикасы” темасына багышланды. Укулар видеоконференция режимында Татарстан Республикасы барлык муниципаль районнарын һәм “Чаллы” шәһәр округын җәлеп итеп уздрылды.

2013 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында аттестация комиссиясе утырышы узды, анда аттестациягә кертелгән Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты дәүләт граждан хезмәткәрләренең белемнәренә һәм күнекләмәләренә бәя бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International