2013 елның 18 маенда Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежында җиңел атлетика буенча ярышлар узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы, шушы ярышларда 46 очко яулап, җиңел атлетика эстафетасында 2 нче урын алды.
2013 елның 16 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты аттестация комиссиясе утырышы уздырылды.
Татарстан Республикасы юстиция министрының 29.12.2012 № К-238/03-06 боерыгы белән расланган исемлеге нигезендә аттестациягә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратыннан 10 дәүләт граждан хезмәткәре кертелгән иде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең түбәндәге вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитик эш, координация һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре Алексеевск муниципаль районында һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында 2012 – 2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы үтәлешен тикшерделәр.
Бүген Татарстан Республикасы ның барлык гомуми белем учреждениеләрендә бердәм Универсиада көне уздырыла, аларда укучыларга хәзерге заман яшьләре тормышында бик зур халыкара мультиспорт һәм мәдәни вакыйга буларак Бөтендөнья студентлар уеннары турында комплекслы фикер тудырыла һәм Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы турында актуаль мәгълүмат бирелә.
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов Балтач районы муниципаль гомуми белем учреждениеләрендә: Балтач гимназиясендә һәм Норма УГМдә Универсиада дәресләре уздырды.
2013 елның 15 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы секретаренең, 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс узды.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 30 апрелендәге 394 номерлы карары белән Татарстан Республикасы Югары Ослан районында оештырылган поселокка “Иннополис” исеме бирелде.
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов эшче киңәшмә уздырды, анда яңа шәһәр округы “Иннополис” оештырылу мәсьәләсе буенча фикер алышынды.
2013 елның 9 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов Балтач муниципаль районында Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм чараларында катнашты.
Бәйрәм Балтач район үзәгендә тантаналы митинг белән башланып китте, аның барышында министр М.М.Корманов район кешеләрен Җиңү көне белән җылы котлады һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның бәйрәм котлавын укыды. Район башлыгы Р.Р.Нотфуллин белән бергә юстиция министры М.М. Корманов җиңүче сугышчылар һәйкәленә чәчәк салды.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Кадерле дуслар!
Һәрберебез өчен гаять кадерле булган бәйрәм – Җиңү көне белән чын күңелдән котлауларымны кабул итегез!
Май бәйрәмнәренең иң гүзәле һәм иң изгесе – Җиңү көне. 9 Май – халкыбызның кайгы-хәсрәтләре, күз яшьләре аша илебез һәм бөтендөнья тарихына язылган кадерле көн ул. Җан әрнүе һәм шатлык-сөенеч, югалтулар ачысы һәм Җиңү тантанасы бу бәйрәмгә тупланган.
Бу көнне без Илебез бәйсезлеген, дөньяны явыз фашизмнан саклап калган Совет Солдатының үлмәс батырлыгына дан җырлыйбыз.
9 Май – күз яшьләре аша килгән бәйрәм ул. Безнең һәрберебез өчен ул югалтулар хәсрәте дә, сөнеч-куанычлар да, Җиңү шатлыгы да...
Дистәләрчә еллар уза, буыннар алмашына, әмма Җиңү көне безнең илебез тарихы елъязмасына алтын хәрефләр белән язылган килеш кала бирәчәк.