2013 елның 26 мартында, Татарстан Республикасы Президентында 2012 елның 15 сентябрендәге киңәшмәнең № 37-пр беркетмәсенең 6 пунктын һәм Дәүләт теркәве, кадастры һәм картографиясе федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2013 елның 31 гыйнварындагы коллегиясенең киңәйтелгән утырышының № 23-ПР беркетмәсен үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләрен һәм җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләрен укыту оештырылды.
2013 елның 22 мартында Татарстан Республикасында Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздырылды, аны Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы оештырды.
2013 елның 23 мартында, шимбә көнне, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы югары уку йортларының юридик факультетлары һәм бүлекчәләре студентлары арасында ТАССР юстиция министры Ә.Г. Таҗетдинов истәлегенә IX республика конкурсының йомгаклау туры узды.
2013 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеген оештыру департаменты бүлеге башлыгы А.А.Подтелков һәм әйдәүче консультанты Е.А.Шигабиева, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенең әйдәүче киңәшчесе И.Г.Евченко, җирле үзидарә органнарына хокукый һәм методик ярдәм күрсәтү максатында, Сарман муниципаль районына бардылар.
“Татарстан Республикасы дәүләт программаларын эшләү, гамәлгә ашыру һәм бәяләү тәртибен һәм дәүләт программалары исемлеген раслау турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 31.12.2012 № 1199 карарын 2012 – 2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасын үзгәртеп коруга кагылышлы өлешендә үтәү мәсьәләсе буенча 2013 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов җитәкчелегендә киңәшмә уздырылды.
2013 елның 22 мартында Аккош күленең “Динамо” ФСҖ чаңгы базасында Казан шәһәре Киров ЭЭРИнең хезмәттәге вазыйфасын үтәгәндә һәлак булган П.А.Лавров истәлегенә призга чаңгыда традицион ачык шәхси-команда ярышлары узды. Анда 3 км дистанциягә чабуда 25 команда катнашты.
2013 елның 20 мартында “Үләндә хоккей үзәге” спорт комплексында Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең чаңгы ярышлары эстафетасы буенча ачык беренчелеге узды. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы 1 нче урынны яулады.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә:
Россия юристлары ассоциясе 2013 елның 22 мартын Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бөтенроссия көне дип игълан итте. Татарстанда гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен бу көнне 56 пункт эшләячәк
2013 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының чираттагы утырышы узды. Комитет утырышының көн тәртибенә 7 мәсьәлә кертелде.