ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
Көз башлануга инде ничә ел рәттән республикада “Урман утырту көне” киң масштаблы табигатьне саклау көне уздырыла, анда төрле министрлык һәм ведомство хезмәткәрләре дә катнаша. Узган шимбәдә, 6 октябрьдә, ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре дә табигать-ананы саклау буенча гомуми изге эшкә өлеш кертүне үз бурычы дип санады.
БМО Генераль Ассамблеясе карары буенча 1991 елдан алып һәр ел саен 1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Әлеге көннең төп максаты – өлкәннәр проблемаларына игътибарны җәлеп итү. Моңа бәйле рәвештә, 2012 елның 6 октябрендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган декада кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне тәэмин итү департаменты хезмәткәрләре тарафыннан Лаеш муниципаль районының Орел авыл җирлегендә өлкән яшьтәге гражданнар белән очрашу оештырылды.

8
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген юстиция министры М.М.Корманов һәм республиканың Югары суды рәисе И.И.Гыйләҗев Мамадышта булып кайттылар. Алар эш сәфәренә куанычлы вакыйга уңаеннан чыктылар.
2012 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында, муниципаль берәмлекләргә хокукый һәм методик ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы белгечләре белән берлектә Нурлат муниципаль районының җирле үзидарә органнары белән очрашу үткәрде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Казан шәһәре Совет районы 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече - канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.

5
октябрь, 2012 ел
җомга
Бүген юстиция министры Мидхәт Корманов Кама Тамагына эш сәфәре белән барып кайтты. Муниципаль район администрациясе җитәкчелеге белән сөйләшү вакытында җирле үзидарә органнарының, әйдәп баручы предприятиеләр һәм оешмалар коллективлары яшәешендәге мөһим проблемалар хокук ягыннан якын килеп каралды.
Агымдагы елның 4 октябрендә ТР Юстиция министрлыгында эшче төркем җитәкчесе, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты М.М.Галимәрдәнов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчасын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 12 нче эшче төркем утырышы булды.

3
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Юстиция министры М.М.Кормановның бүгенге эш көне “Татарстан” ДТРК редакциясенә визитыннан башланып китте, анда ул республикада уздырылучы Өлкәннәр атналыгына багышланган туры эфирда катнашты. Журналист Разин Нуруллин тарафыннан диалог рәвешендә алып барыла торган “Яңа көн” – “Новый день” рубрикасы, иртәнге вакытка карамастан – аның эфир вакыты иртәнге 7дән алып 8 гә кадәр – һәрвакыттагыча, радио тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Моңа дәлил – эфирга чыккан күпсанлы шалтыратулар.
2012 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелучы "Депортацияләнергә яисә РФдан административ куылырга тиешле чит ил гражданнарын һәм гражданлыклары булмаган затларны вакытлыча тоту узәге" ТР дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба - Үзәк) эшчәнлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә булды.

1
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе
25 сентябрьдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов тарафыннан расланган тикшерүләр графигы нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсендә 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларының башкарылуын тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International