ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе
2012 елның 27 сентябрендә Татарстан Юстиция министрлыгында Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге каршындагы Яшь юристлар советы утырышы булды. Анда халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре, закон проектларына җәмәгатьчелек экспертизасы һәм “Хокук мәктәбе” проекты турында фикер алыштылар. Утырышны Совет рәисе Станислав Александров алып барды.

28
сентябрь, 2012 ел
җомга

2012 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы Президентындагы киңәшмәнең 2012 елның 15 сентябрендәге 37-пр номерлы беркетмәсенең 6 пунктын үтәү максатында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең юридик хезмәтләре хезмәткәрләрен укытуны оештырды. Югарыда күрсәтелгән чараны уздыру Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов белән килештерелде һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиковның теләктәшлеген алды.

2012 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге, мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы белгечләре, муниципаль районның җирле үзидарә органнарына хокукый һәм методик ярдәм күрсәтү өчен, Мамадыш муниципаль районына чыктылар.
2012 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасының Алексеевск муниципаль районы территориясендә авыл җирлекләре халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълүмат-консультация төркеме тарафыннан күчмә кабул итү булды.

27
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
2012 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасында Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган Түләүсез юридик ярдәм көне узды.

26
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе
2012 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән “2013-2015 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать юстициясе институтын үстерү” озак вакытлы максатчан программасы расланды. Ул Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры .Ш. Халиков йөкләмәләренә ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан эшләнде.
2012 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты хезмәткәрләре, муниципаль районның җирле үзидарә органнарына хокукый һәм методик ярдәм күрсәтү өчен, Апас муниципаль районына барып кайттылар.

25
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе
2012 елның 21-22 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасында “Халыкча балык тоту – 2012” Бөтенроссия фестиваленең дүртенче йомгаклау этабы булды. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге җитәкчесе урынбасары Антон Воробьев, әлеге бәйгедә катнашып, фестивальнең “Халык балыкчысы” дигән төп номинациясендә мактаулы 3 нче урынны алды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаментына яшь белгечләрнең килүе, шулай ук җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү юнәлешләре спектрының киңәюе, законнардагы даими үзгәрешләр Департаментка яңа килгән һәм анда эшләүче белгечләр өчен системалы укулар оештыру ихтыяҗын тудырды.

24
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Шимбә көнне, 2012 елның 23 сентябрендә, Казанда «Татарстан кроссы– 2012» массакүләм республика узышлары булды. Икенче ел рәттән чабыш кысаларында велисопедчылар да узыша, шул исәптән министрлар һәм республика һәм дә федераль дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре үзара көч сынаша. 5 километрга тигез дистанциягә велокроссның VIP-узышында финишка беренче булып Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International