Дәүләт юридик бюросы белгечләренә махсус хәрби орперациядә һәлак булган ир-атның әнисе мөрәҗәгать итте. Хезмәт вакытында 5 ай дәвамында аның улы айлык акчалата пособие ала, һәлак булган вакытта аның хисабында 800 000 сумга якын акча кала.
Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан җәмәгать судьялары аппаратларының аттестация комиссиясе утырышы узды.
Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне һәм суд карарларын үтәүне мониторинглау буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
constitution.er.ru сайтында “Россия Конституциясенә 30 ел - үзеңне тикшереп кара!” онлайн-конкурсы бара. Конкурста 18 яшьтән өлкәнрәк Россия Федерациясе гражданнары 1 октябрьдән 25 ноябрьгә кадәр катнаша ала.
Юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов Татарстан Республикасының цифрлы трансформация проектларын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышында катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 7 ноябрендәге 1427 номерлы карары белән махсус хәрби операциядә катнашучы (катнашкан) аерым категориядәге хәрби хезмәткәрләр һәм гражданнарның балалары арасыннан 18 яшькә җитмәгән һәр балага 20 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү билгеләнгән. Бу карар 2022 елның 24 февраленнән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
Йомгаклау коллегиясе карарын үтәү максатыннан Министрлык авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул итә. 2021 елның июненнән 2023 елның августына кадәр чаралар республиканың барлык 872 авыл җирлегендә узды һәм видео кабул итүләрнең яңа циклы башланды.
2023 елның 1 ноябрендә министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтовның Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты курсантлары белән традицион очрашуы узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 2 ноябрендәге 1409 номерлы карары белән хәрбиләрнең аерым категорияләренә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне гамәлгә ашыру тәртибе расланды.
Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Юстиция министрлыгына муниципаль норматив хокукый актлар керү мәсьәләсе буенча видео-конференц-элемтә режимында киңәшмә үткәрде.