Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ТР Әтнә районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.
Квалификациягә карата таләпләр: югары юридик белемТатарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ТР Арча районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре, ТР Чаллы шәһәренең 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре, ТР Чаллы шәһәренең 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре, ТР Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәренең 11 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.
Бүген, 2012 елның 18 июлендә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында имтихан алу комиссиясе утырышы һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты консультанты һәм 2 разрядлы өлкән белгеч – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс булды.
2012 елның беренче ярты еллыгы дәвамында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы исеменә 252 язма мөрәҗәгать керде (2011 елның беренче ярты еллыгында – 260).
Гомуми файдаланудагы мәгълүмат системалары, аерым алганда, Интернет, аеруча киң кулланыла башлады. ТР Юстиция министрлыгының рәсми сайтындагы Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2012 елның 6 аена 144 гражданнар мөрәҗәгате алынды (2011 елда – 123).
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Хокук бозуларны профилактикалау комиссиясе рәисе Ә.Ә.Сәфәров йөкләмәсе һәм элек расланган графика нигезендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Хокук бозуларны профилактикалау комиссиясенең эш төркеме 2012 елның 4 һәм 5 июль көннәрендә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында һәм 10 һәм 11 июль көннәрендә Алексеевск муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча эшне оештыру торышын өйрәнү буенча Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов җитәкчелегендә чираттагы күчмә комплекслы тикшерү үткәрде.