ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Кичә, 2012 елның 8 августында, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР Юстиция министрлыгының  квалификация (аттестация) комиссиясе утырышы булды.

Кичә, 2012 елның 8 августында, Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең 134 нче утырышы булды, анда Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә хәл иткеч тавыш бирү хокукы булган әгъзалар билгеләү өчен кандидатуралар турында мәсьәлә каралды (видеоконференция тәртибендә).


8
август, 2012 ел
чәршәмбе
Кичә, 2012 елның 7 августында, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокукый мәсьәләләр буенча тармакара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2012 елның 3 августында узган чираттан тыш утырышында “Татарстан Республикасында дини экстремизмның торышы һәм аны профилактикалау һәм аңа каршы тору чаралары турында” парламент карары кабул ителде.


7
август, 2012 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре, 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасы гамәлләрен башкаруны тикшерү графигына ярашлы рәвештә, агымдагы елның июлендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында һәм Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында тикшерү үткәрделәр.
«Russian law» журналы юридик фәннәр докторы, Россия Федерациясенең атказанган юристы, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Кормановның “Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимияте закон чыгару (вәкиллекле) органының Россия Федерациясе субъекты норматив хокукый актларының федераль законнарга каршы килүен тану турында суд карарларын үтәүдән тайчынуы: теория һәм практика” дип аталган мәкаләсен бастырып чыгарды.

6
август, 2012 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Казан шәһәре Совет районы 11 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, ТР Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре 10 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, Казан шәһәре Киров районы 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты, Казан шәһәре Мәскәү районы 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.

3
август, 2012 ел
җомга
Татарстан
Республикасы җәмәгат
ь судьялары аппаратының суд участоклары биналарында ел
дәвамында төзәтү эшләре алып барыла

1
август, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген,
2012 елның 1 августында, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында
Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы секретаре һәм
2 разрядлы өлкән белгеч – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәте вакантлы
вазыйфасын биләп торуга конкурс булды

31
июль, 2012 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 18 августындагы 687 номерлы карары белән расланган 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасының нигезләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында республика министрлыклары һәм ведомстволары 2012 елның 1 июленә кадәр үзләренең дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында” 2010 елның 27 июлендәге 210 номерлы Федераль законга туры китерергә тиеш иделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International