ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2012 ел
җомга
2012 елның 23 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге белгечләре 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларының ТР Спас муниципаль районында үтәлешенә күчмә тикшерү үткәрде.

22
август, 2012 ел
чәршәмбе
2012 елның 1 августыннан алып 25 августына кадәр “Мәктәпкә хәзерләнергә ярдәм ит!” акциясе уза, аның нигезенә гаделлек идеясе салынган: балалар төрле финанс мөмкинлекләре аркасында үзләрен кимсетелгән итеп тоярга тиеш түгел. 1 сентябрь – беренче сыйныфка баручы һәркем өчен яңалык белү шатлыгына төренгән бәйрәм ул, һәм аны бернәрсә дә бозарга тиеш түгел.

21
август, 2012 ел
сишәмбе
2012 елның 18 августындагы шимбә көнне Россия юристлар ассоциациясе төбәк бүлегенең Татарстан делегациясе, “ЮрИдел” Икенче Бөтенроссия җәйге яшьләр юридик лагере эшендә катнашып, Ульяновск өлкәсеннән әйләнеп кайтты. Форумга Россиянең төрле төбәкләреннән 185 яшь юрист килгән иде. “ЮрИдел”дә катнашучылар ике көн дәвамында тематик секцияләрдә эшләде, спорт чараларында көч сынашты һәм күңел ачу программаларында кәеф күтәрде.

16
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Кичә, 2012 елның 15 августында, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы секретаре, консультанты, 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс булды.

15
август, 2012 ел
чәршәмбе

Бүген Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге делегациясе, аңа Яшь юристлар советы әгъзалары – Совет активистлары һәм РЮАнең төбәк бүлеге әгъзалары керде, Ульяновск өлкәсенә китте. Сәфәрнең максаты - Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте тарафыннан “Россия юристлар ассоциациясе”нең төбәк бүлеге белән берлектә оештырылган "ЮрИдел” Икенче  Бөтенроссия җәйге яшьләр юридик лагере эшендә катнашу. Россиянең төрле төбәкләренән килгән яшь юристлар “Акчарлак” (“Чайка”) спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында (Идел елгасының Юрма култыгы) яшьләргә хокукый белем бирүгә, аларда кирәкле һөнәри һәм этик сыйфатлар булдыруга ярдәм итүне күздә тоткан бер төркем чараларда катнашачак.


13
август, 2012 ел
дүшәмбе

2011-2013 елларга Татарстан Республикасында халыкка хокукый белем тарату һәм гражданнарга юридик ярдәм күрсәтү буенча озак вакытлы максатчан программа кысаларында 2012 елның 9 августында Мамадыш муниципаль районы территориясендәге Урманчы һәм Түбән Сон авыл җирлекләрендә авыл җирендә яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чираттагы күчмә кабул итү булды, аны мәгълүмат-консультация  бирүче белгечләр төркеме уздырды.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында, Татарстан Республикасында берничә федераль максатчан программаны  (ФМП) тормышка ашыру өчен, федераль бюджет акчасын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 12 нче эшче төркемнең (җитәкчесе – Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Дәүләт Думасы депутаты М.М. Галимәрдәнов) чираттагы айлык утырышы булды.


10
август, 2012 ел
җомга

2012 елның 9 августында Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты белгечләре Мамадыш муниципаль районында булып кайттылар.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасының (алга таба – Программа) 2012 елның беренче ярты еллыгында үтәлешенә мониторингны Программаны башкаручылар – Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарыннан, республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округларыннан, хокук саклау органнары һәм иҗтимагый берләшмәләрдән алынган мәгълүматларга нигезләнеп үткәрде.


9
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ТР Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәренең 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International