“Татарстан Республикасы законнары җыентыгы турында” 1999 елның 15 сентябрендәге Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы законнары җыентыгын әзерләү һәм яңарту эшен дәвам итә. Татарстан Республикасы законнары җыентыгының 3 нче томын рус һәм татар телләрендә әзерләү һәм нәшер итү тәэмин ителде. Аның эчтәлегенә 1 бүлек. Конституциячел законнар кертелде.
“Мир бизнеса” журналы (№ 2, 2012 ел) Татарстан Республикасы юстиция министры, юридик фәннәр докторы, Россия Федерациясенең атказанган юристы, Татарстан Республикасының атказанган юристы М.М.Корманов белән “Законнар системасын камилләштерү” дип аталган әңгәмә бастырып чыгарды. Анда М.М.Корманов Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эшчәнлеге турындагы һәм республиканың законнар системасын камилләштерү мәсьәләләре хакындагы сорауларга җавап бирә.
2012 елның 28 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге белгечләре, 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларының Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнарында үтәлешен тикшерү графигына ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә тикшерү үткәрделәр.
2012 елның 28 августында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров, 2012-2014 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалауга караган республика максатчан программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем әгъзасы буларак, Татарстан Республикасының Чүпрәле муниципаль районында дини экстремизмны профилактикалауга һәм аңа каршы торуга юнәлтелгән чараларда катнашты.