2011 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Юристлар көненә багышланган шахмат буенча блиц-турнир булды. Ярышта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының, министр М.М.Кормановны да кертеп, 10 иң көчле шахматчысы катнашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләрен биләп торган вазыйфаларына туры килүенә аттестацияләү булды. Аттестацияне, Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгына ярашлы рәвештә, ТР җәмәгать судьялары аппаратының 11 хезмәткәре - дәүләт граждан хезмәткәрләре үтте.