ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2011 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Айлык акчалата түләүләрне һәм түләүләрнең башка төрләрен индексацияләү турында” 2011 ел, 15 ноябрь, 937 нче карарында “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» 2004 ел, 8 декабрь, ТРЗ-63 нче Татарстан Республикасы Законының 4 – 8 статьялары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2004 ел, 17 декабрь, 542 нче карары белән расланган Татарстан Республикасында халыкның аерым категорияләренә акчалата түләүләр, пособиеләр, субсидияләр һәм стипендияләр бирү тәртибе турындагы нигезләмәнең 50 нче пункты белән билгеләнгән айлык акчалата түләүләрне һәм аларның башка төрләрен индексацияләү коэффициентын 2012 елның 1 гыйнварыннан 1,06 күләмендә билгеләү каралган.

2
декабрь, 2011 ел
җомга
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләрен биләп торган вазыйфаларына туры килүенә аттестацияләү булды. Аттестацияне, Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгына ярашлы рәвештә, ТР җәмәгать судьялары аппаратының 11 хезмәткәре - дәүләт граждан хезмәткәрләре үтте.
2011 елның 3 декабрендә “Коррупциягә каршы тору өлкәсендә дәүләт идарәсен камилләштерү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2011 елның 21 ноябрендәге 329-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керә. Аның белән Россия Федерациясенең бер төркем закон актларына үзгәрешләр кертелә, аерым алганда, “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законга.

1
декабрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумының 2011 елның 23 ноябрендә булган утырышы нәтиҗәләренә нигезләнеп әзерләнгән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе проекты буенча килештерү киңәшмәсен үткәрде.
2011 елның 1 декабрендә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – комитет рәисе Р.Ф.Моратов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты утырышы булды.

30
ноябрь, 2011 ел
чәршәмбе
2011 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Татарстан Республикасында Балигъ булмаганнарның эшләре комиссияләре эшләре һәм аларның хокукларын яклау турында” 2011 елның 20 маендагы 26-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру чаралары хакында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проектын карап тикшерү буенча киңәшмә булды.
Кичә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов һәм аның урынбасары Н.В.Рагозина Казан шәһәренең Идел буе районы җәмәгать судьялары һәм җәмәгать судьялары аппаратының (Габишев ур., 35 й. адресы буенча урнашкан 7-10 нчы номерлы һәм Авангард ур., 143 й. адресы буенча урнашкан 1-6 нчы номерлы суд участоклары) хезмәткәрләре белән очраштылар.

29
ноябрь, 2011 ел
сишәмбе
2011 елның 29 ноябрендә Экспертиза советы утырышы булды. Анда 6 закон проекты турында фикер алышынды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын (канцелярия мөдире, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты суд участогының суд утырышы секретаре һәм консультанты) биләп торуга конкурс үтте.

28
ноябрь, 2011 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру комиссиясе утырышын үткәрде. Анда комиссиянең 2012 елга эш планы турында фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International