ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2010 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров рәислегендә “Россия Федерациясендә дәүләт пенсия белән тәэмин итү турында” федераль законның 7 статьясына һәм Россия Федерациясе Бюджет кодексының 146 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын эшләп чыгару буенча ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
Узган якшәмбедә Татарстан муниципаль берәмлекләре хакимиятенең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаулар үткәрелде. Сайлау комиссияләренә сайлаулар үткәрүдә хокукый ярдәм күрсәтү максатында Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгы нигезендә ТР Юстиция министрлыгында эшче төркем оештырылды, аның составына Министрлыкның җитәкчеләре һәи белгечләре кертелде.

8
октябрь, 2010 ел
җомга
РФ Президенты РФ ГК дүртенче өлешенә мөһим үзгәрешләр кертүче 2010 елның 4 октябрендәге 259-ФЗ номерлы Федераль законга кул куйды. Кодексның әсәрләрне шәхси максатларда ирекле рәвештә (түләүсез һәм хокуклары булганның ризалыгыннан башка) яңгыратуга рөхсәт бирә торган 1273 номерлы статьясы инде бүген “зарурлык булганда” сүзләре белән тулыландырылган.
Икътисади үсеш министрлыгы үзенең сайтында «Күчемсез милекне һәм аның белән башкарган эшләрне дәүләт тарафыннан теркәү турында» Федераль законга һәм «Күчемсез милекнең дәүләт кадастры турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын әзерләп урнаштырды. 

7
октябрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Европа Берлеге һәм Россиянең (Россия Федерациясе Президенты Администрациясе) үзара хезмәттәшлек Программасы проектларын гамәлгә ашыру кысаларында 2010 елның 5-6 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кече залында “Россия Федерациясендә гаделхөкемгә үтемлелекне үстерү” һәм “Россия Федерациясендә суд карарларын үтәү сыйфатлылыгын күтәрү” дип аталган бәхәсләрне альтернатив чаралар ярдәмендә хәл итүгә (медиациягә), шулай ук Россия Федерациясенең суд системасы функцияләренең һәм суд карарларын үтәүнең сыйфатлылыгын күтәрү мәсьәләләргә багышланган ике консультацион семинар уздырылды.
2010 елның 5 октябрендә Татарстан республикасы Дәүләт Советында семинар булып узды, анда “Бәхәсләрне арадашчы катнашуында җайга салу альтернатив процедурасы (медиация процедурасы) турында” Федераль закон кабул ителү белән бәйле рәвештә медиация үсеше перспективалары турындагы мәсьәләләр тикшерелде.

6
октябрь, 2010 ел
чәршәмбе
Дәүләт Думасы депутатлары “Реклама турында” Федераль законның 7, 24, 38 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль закон проектын беренче укылышта хупладылар. Бу документ алга таба да хупланылса, оккультизм-мистика хезмәтләрен күрсәтүгә, бу хезмәтләрне күрсәтүчеләргә реклама ясау тыелачак.
“Полиция турында” закон проекты белән охшаш рәвештә 1992 елдан бирле гамәлдә булган законны алыштырырга тиешле “Мәгариф турында” закон проектын да җәмәгатьчелек тикшерәчәк. Дәүләт башлыгы Д. Медведев РФ Мәгариф һәм фән минстрлыгына тиешле йөкләмә биргән. Махсус сайт булдырылачак.

5
октябрь, 2010 ел
сишәмбе
Бүген Дәүләт Думасы “Мәҗбүри мәгълүматлылык турында” закон проектын беренче укылышта ук кабул итәргә планлаштыра. Закон проекты тарафыннан җирле үзидарә органнарын гражданнарның басылып чыккан норматив актлар текстларына, шулай ук норматив актларны рәсми рәвештә бастыручы вакытлы матбугатта булган бүтән кирәкле мәгълүматка үтемлелеген тәэмин итүне йөкләргә тәкъдим ителә.

4
октябрь, 2010 ел
дүшәмбе
2010 елның 1 октябрендә Санкт-Петербургта “Россия законнарын кодификацияләү” темасына М. М. Сперанский исемендәге халыкара хокукый укулар уздырылды. Бу укулар Россия империясенең тулы законнар җыелмасы басылуына 180 ел һәм Россия империясенең законнар җыентыгына 175 ел тулуга багышланды. М. М. Сперанский исемендәге Укулар РФ Юстиция министрлыгы белән берлектә Россия юристлары Ассоциациясе һәм РФ Конституцион суды тарафыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International