ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
2010 елның 1 июленнән гражданнар һәм оешмаларның дәүләт эшчәнлеге турындагы мәгълүматка ия булу хокукларын бозу өчен административ җаваплылык билгеләнә.

9
июнь, 2010 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы территориясе Схемасын эшләү буенча эшче төркем оештырган 27.02.2009 елдагы 254-р номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын башкару буенча эшчәнлеген дәвам итә. Агымдагы елның 8 июнендә министрлык эшче төркемнең чираттагы утырышын уздырды.

8
июнь, 2010 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы эшчәнлегенең бер юнәлеше булып Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары регистрын алып бару тора. Бу регистр республика муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары тарафыннан кабул ителә торган норматив хокукый актлар саныннан формалаша.
2010 елның 2 февралендә Татарстан Республикасы Иминлек Советы каршындагы җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-техник советның 2010 елга эш Планы расланган. План тарафыннан Татарстан Республикасында нефть тармагын үстерүгә юнәлдерелгән берничә чара каралган. Күрсәтелгән чараларны гамәлгә ашыру тиешле закон актларын әзерләүгә бәйле булганга күрә, Планны үтәүдә күрсәтелгән өлешен координацияләүче роль Татарстан Республикасы юстиция министрлыгына бирелде.

7
июнь, 2010 ел
дүшәмбе
Җомга көнне Д. Медведев 2010 елның 4 маендагы 118-ФЗ номерлы Федераль законга кул куйды. Бу документ нигезендә әгәр депутат мандатларын бүлепшү нәтиҗәсендә депутат бер үзе аңа ия булган икән фракция булып бер генә депутат та санала ала.
РФ Хакимияте Дәүләт Думасына салымнар өлкәсендә ташламалар һәм коммерциячел булмаган оешмаларга һәм барлык социаль хезмәт күрсәтүчеләргә “уңайлы шартлар” вәгъдә итә торган закон проекты кертте.

5
июнь, 2010 ел
шимбә
Дәүләт Думасы тарафыннан җомга көнне өченче, ахыргы укылышта “Күчемсез милек һәм аның белән килешү төзү хокукын дәүләти теркәү турында” законга һәм өлешләп төзүдә катнашучылар хокукларын яклауга юнәлдерелгән берничә РФ закон чыгаручы актларына төзәтмәләр кертелде.

4
июнь, 2010 ел
җомга
Дәүләт Думасы ватан судьялар корпусының профессиональ дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән “Россия Федерациясе судьялары дәрәҗәсе хакында” Россия Федерациясе Законының 20.1. статьясына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын икенче укылышта кабул итте.

3
июнь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Югары судында Татарстан Республикасы судьялар Советының чираттагы утырышы узды, анда республика судларының 2010 елның 1 июленнән үз көченә керәчәк “Россия Федерациясендә судлар эшчәнлеге турында мәгълүматка үтемлелек тәэмин итү турында” Федераль закон таләпләрен башкаруга әзерлеге турында киңәшмә алып барылды. ТР судьялар Советы утырышы эшчзнлегендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов һәм ТР юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина катнашты.
Россия юристлары Ассоциациясе эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып хокук культурасын барлык формадагы пропагандалау тора – телевидение, профильле журнал бастырып чыгару, лекцияләр, укыту семинарлары. Шушы юнәлешне тормышка ашыру йөзеннән 2010 елның маенда Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге яңа пилотлы проект гамәлгә кертә - гомуми белем бирү мәктәпләренең олы сыйныф укучыларын хокукый мәгърифәтле итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International