ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2010 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында Ведомствоара координация комитетының хокук мәсьәләләре буенча Экспертлар советы узды. Экспертлар советы әгъзалары биш республика закон проекты турында фикер алыштылар, шуларның өчесе расланды:

24
май, 2010 ел
дүшәмбе
Бүген ТР юстиция министры урынбасары - Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.Х.Вафин рәислегендә административ-территориаль берәмлекләрнең һәм муниципаль берәмлекләрнең исемлеген ачыклау, Татарстан Республикасында 2010 елда Бөтенроссия халык санын алуны әзерләү һәм уздыруга хезмәттәшлек итү Республика комиссиясе картографиясе мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы узды.
Узган шимбәдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65-еллыгына багышланган Россия юристлары Ассоциациясенең иптәшләрчә футбол турниры кысаларында футбол кырында “Россия юристлары Ассоциациясенең” Татарстан һәм Марий региональ бүлекләре очрашты.

22
май, 2010 ел
шимбә
Россия Федерациясе спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте Министрлыгының 2010 елның 7 маендагы боерыгы нигезендә, үз эченә кунакханәләрне һәм бүтән урнашу средстволарын, таучаңгылары трассаларын, пляжларны үз эченә алган, туризм индустриясе объектларын классификацияләү тәртибе расланган.

21
май, 2010 ел
җомга
2010 елның 19 маендагы 90-ФЗ номерлы “Производствода булган бәхетсез очраклардан һәм профессиональ авырулардан мәҗбүри социаль страховкалау турында” Федераль законның 12 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль закон имзаланды.
Президент “Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законга кул куйды. Әлеге закон спортта допингка каршы көрәш чараларын тагын да көчәйтүгә юнәлдерелгән.

20
май, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгына килде һәм аның эшчәнлеге белән танышты.

19
май, 2010 ел
чәршәмбе
2010 елның 10 маендагы 316 номерлы РФ Хакимияте карары нигезендә Юл йөрү Кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Беренчедән, Кагыйдәләрдә терминнар шактый яңарды. Икенчедән, узып китү кагыйдәләре шактый үзгәреш кичерде. 
Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә аттестация комиссиясенең дәүләт хезмәткәрләренә - Татарстан Респуликасы җәмәгать судьяларына, аттестация үткәрү буенча чираттагы утырышы узды.

18
май, 2010 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 2010 елның 22 апрелендә 890- IV ДС номерлы “Административ-территориаль һәм муниципаль берәмлекләрне үзгәртеп коруны, Татарстан Республикасы географик объектларының атамаларын үзгәртүне туктатып тору турында” карар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International