ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2010 ел
пәнҗешәмбе
ТР Юстиция министрлыгында «Россия Федерациясендә судлар эшчәнлеге турында мәгълуматны ала алуны тәэмин итү хакында” 22.12.2008 елдагы 262-ФЗ номерлы Федераль законны  гамәлгә ашыру буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Аның составына суд органнары, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе, ТР Мәгълүмат технологияләр үзәге һәм ТР ЮМ вәкилләре керделәр.
2010 елның 13 февралендә Мәскәү шәһәрендә 14-нче "Фемида" югары юридик премиясен тапшыру церемониясе узды. Башлап җибәрүчеләре: Россиянең Юристлар ассоциациясе һәм Мәскәүнең юристлар клубы. Конституция судына премия кеше һәм граждан хокукы һәм иреге өлкәсендә РФ конституция принципларын саклаганы өчен бирелде.

17
февраль, 2010 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында киңәшмә узды. Анда булган мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә контрольдә тотуны оештыру белән бәйле мәсьәләләр хәл ителде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасының җәмәгать судьялары аппаратында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфаларын биләп торуга конкурс узды.

16
февраль, 2010 ел
сишәмбе
Гражданнар дәүләт хезмәтенә конкурс нәтиҗәләре буенча керәләр. Дәүләт серенә керә алуны ниятли торган вазыйфаларга билгеләгәндә әлеге конкурс үткәрелмәскә мөмкин. Элек мондый вазыйфалар исемлеге РФ Президенты указы нигезендә раслана иде.

15
февраль, 2010 ел
дүшәмбе
Иң массакүләм чаңгы бәйрәме «Россия чаңгы юлы -2010» кичә республиканың шәһәрләрендә һәм районнарында узды. Анда төрле яшьтәге татарстанлылар җыелдылар. Республика башкаласында гына да стартка 5 меңнән артык кеше чыкты. Лебяжье күле чаңгы бәйрәменең үзәге булды. Анда 2013 метрга VIP-чабышка старт булды. VIP-чабышта катнашучылар арасында ТР юстиция министры М.М.Корманов беренче булды.

12
февраль, 2010 ел
җомга
Президент "Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары турында" Федераль законның 3 статьясына һәм РФ Граждан процессуаль кодексының 23 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" Федераль законга кул куйды. Әлеге закон район судлары һәм җәмәгать судьялары арасында булган граждан эшләренең кайсы судка караганлыгын билгеләүне күздә тота.

11
февраль, 2010 ел
пәнҗешәмбе
РФ ЮМ  14.01.2010 елдагы 1 номерлы боерык белән Нотариус эшчәнлеге территориясен үзгәртү тәртибен раслады. Нотариус җәмәгать-хокукый функцияләрен РФ исеменнән гамәлгә ашыра торган нотариус эшчәнлеге территориясе  РФ административ-территориаль бүленеше нигезендә билгеләнә. Район яки башка административ бүленеше булган шәһәрләрдә нотариаль округ булып тиешле шәһәрнең барлык территориясе санала.

10
февраль, 2010 ел
чәршәмбе
“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең гражданнар вазыйфага билгеләнгәндә һәм Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре вазыйфа биләгәндә үз керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат, шулай ук үз хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирергә бурычлы булган вазыйфалары исемлеген раслау турында” 2009 елның 30 декабрендәге ПУ-701 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указы

9
февраль, 2010 ел
сишәмбе
Узган елның ахырында РФ Салым кодексына күп кенә үзгәрешләр кертелде. Аерым алганда, салымнардан азат ителә торган керемнәр исемлеге киңәйтелде. 2009 елның 29 декабрендәге 145н номерлы РФ Финанс министрлыгы боерыгы нигезендә ФЗКС буенча салым декларациясенең яңа төре (3-ФЗКС төре) һәм аны тутыру тәртибе расланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International