ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2008 ел
чәршәмбе
Законлылыкны, хокук тәртибен һәм иҗтимагый куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында һәм Россия Федерациясе белән Татарстан Республикасы законнары нигезендә Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау эшчәнлеген гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган мөнәсәбәтләрне җайга салучы “Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау турында” ТР Законы кабул ителде.

3
ноябрь, 2008 ел
дүшәмбе
“Коммуналь комплекс оешмалары тарифларын җайга салу нигезләре турында” 30.12.2004 елдагы 210-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнарына иң чик индекслар белән, ягъни, агымдагы финанс елы ахырына гамәлдә булган коммуналь комплекс оешмалары товар һәм хезмәт күрсәтүләре тарифларына өстәмәләрне исәпкә алып, коммуналь комплекс оешмалары товарлары һәм хезмәт күрсәтүләренә билгеләнгән тарифларның максималь яки минималь үзгәрүе мөмкин булган индекслар белән тәңгәл рәвештә чираттагы финанс елына Россия Федерациясе субъекты бюджеты турында Россия Федерациясе субъекты законы кабул ителгәнче муниципаль берәмлекләр буенча иң чик индексларны билгеләү хокукы бирелгән.

1
ноябрь, 2008 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы башлангыч белем бирү учреждениеләре тулай торакларына урнаштыру мәсьәләсе буенча эшче төркемнең беренче утырышы узды.

31
октябрь, 2008 ел
җомга
Җәмәгать судьяларының эш нәтиҗәлелеге күп очракта кадрларның һөнәри әзерлеге дәрәҗәсенә бәйле. Бу сәбәпле Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан җәмәгать судьялары һәм аларның аппараты хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүгә җитди игътибар бирелә.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Административ регламент нигезендә күрсәтә торган мәгълүмат-консультаөия хезмәтен Татарстан Республикасы халкы ала алырлык булуны тәэмин итү өчен республиканың шәһәр һәм районнарында гражданнарны мәгълүмат-консультация күчмә кабул итүләре оештырыла. Күчмә кабул итү министр раслаган график нигезендә ай саен гамәлгә ашырыла. Чараны уздыру турындагы белдерү шәһәр һәм район администрацияләре тарафыннан массакүләм мәгълүмат чаралары аркылы таратыла.

30
октябрь, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы структур бүлекчәләренең 2008 елның 9 ае өчен эш нәтиҗәләрен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясендә чыгардылар. Мәсьәләне хәл итүдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының хокук идарәсе җитәкчесе Р.Ф.Гафиятуллин, ТР Президентының Дәүләт-хокук идарәсе секторы җитәкчесе А.А.Томилин, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының административ һәм хокук саклау идарәсенең баш киңәшчесе Р.М.Шәмгунов, ТР Икътисад министрлыгының юридик бүлек җитәкчесе Э.С.Бойко катнаштылар.
ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә ТР министрлыклары, ведомстволары, муниципаль берәмлекләренең коррупциягә каршы көрәш комиссиясе җитәкчеләре өчен “Коррупциягә каршы көрәш чараларын эшләп чыгаруда һәм аларны гамәлгә ашыруда коррупциягә каршы көрәш комиссияләренең эшен оештыру һәм ролен күтәрү” темасына семинар узды. Семинарда “Норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру турында” исемле доклад белән юстиция министры М.М.Корманов чыгыш ясады.

29
октябрь, 2008 ел
чәршәмбе
Җирле үзидарә турындагы законнарда үзгәрешләр булу, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты тәкъдимен исәпкә алу, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең үрнәк (модель) уставларын яңадан карау һәм яңа редакциядә бәян итү кирәклеге белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы юстиция министрының 20.10.2008 елдагы 01-01/47 номерлы боерыгы белән Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең үрнәк (модель) уставларын эшләү буенча эшче төркем оешты.
Россия Президенты “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” Федераль Законның 21 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” һәм “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” Федераль Законның 22 статьясындагы 3 өлешне көчен югалткан дип тану хакында” федераль законнарны имзалады.

28
октябрь, 2008 ел
сишәмбе
2008 елда ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән үзара бәйләнешне оештыру департаменты тарафыннан республиканың 38 муниципаль районы җирлекләре чикләренең картографик тасвирламасын раслау турында 38 закон проекты әзерләнде һәм ТР Дәүләт Советына кертелде, шулай ук җирле үзидарә органнарының мөлкәт йөкләмәләре буенча тапшыру (бүлү) актларын раслау турында 44 закон проекты әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International