ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2008 ел
чәршәмбе
Дәүләт Думасында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Роберт Шлегель ММЧда берничә тапкыр яла ягучы язмалар бастырган өчен басманы лицензиядән мәхрүм итәргә тәкъдим итә. “Әгәр бер ел эчендә ММЧ берничә тапкыр яла ягучы язмалар бастырса, аның лицензиясе суд тәртибендә тартып алынырга тиеш”, - ди Р.Шлегель, үзенең Дәүләт Думасына керткән ММЧ турында законга һәм Административ хокук бозулар турында кодекска үзгәрешләр белән закон проектына дүшәмбе көнне “Интерфакска” аңлатмалар биргәндә.

29
гыйнвар, 2008 ел
сишәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының кече залында җирле үзидарә органнарының закон төзү эшчәнлеге һәм муниципаль хезмәт эшен оештыру мәсьәләләренә багышланган семинар булды. Чарага муниципаль районнар башлыклары урынбасарлары, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарының даими комиссияләре рәисләре, җирлекләр башлыклары, аппаратлар җитәкчеләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары Советлары юристлары һәм белгечләре чакырылган иде.
Яңа “Закон ТВ” телеканалы эшли башлады, аның төп максаты – гражданнарны хокукый агарту, дип хәбәр итте дүшәмбе көнне “РИА Новости”да  узган матбугат очрашуында "Газпром-Медиа"ның юридик департаменты җитәкчесе - генераль директор урынбасары Ян Пискунов.

28
гыйнвар, 2008 ел
дүшәмбе
Бүген ТР Юстиция министрлыгында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының татар телендә электрон китапханәсен эшләү, төзү, аның гамәлдә булуын тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы булды.
ТР Дәүләт Советында ТР Җәмәгатьчелек палатасы утырышы булды, анда даими комиссияләр төзелде һәм аларның рәисләре сайланды, ТР ҖП эшенең төп юнәлешләре билгеләнде.

26
гыйнвар, 2008 ел
шимбә
2008 елның 29 гыйнварда Союзлар йортының Колонналы залында Россия юристлары ассоциациясенең чираттан тыш съезды үтәчәк. Съезд эшендә Ассоциациянең җитәкче һәм эш органнары әгъзалары, юридик җәмгыятьләр вәкилләре, шулай ук Россия Федерациясе дәүләт хакимиятенең югары органнары вәкилләре катнашачак.

25
гыйнвар, 2008 ел
җомга
2008 елның 9 гыйнварында “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Законга үзгәрешләр кертелде. Кертелгән үзгәрешләр “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Законны “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми прнциплары турында” Федераль законга тәңгәлләштерә.
РФ Хөкүмәте “Пенсия тәэминаты мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын карап тикшерде.

24
гыйнвар, 2008 ел
пәнҗешәмбе
1 февральдә көченә керәчәк закон суд приставларына бурычлыларга гадәти ысул – хәбәр итү белән повестка гына түгел, ә телеграмма, телефонограмма, шулай ук электрон почтадан һәм элемтәнең бүтән төрләреннән файдаланып хәбәр итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Дәүләт Думасы язгы сессиядә үк “Коррупциягә каршы тору турында” яңа закон кабул итәргә мөкин. “Ведомствоара төркем тарафыннан “Коррупциягә каршы тору турында” яңа закон проекты әзерләнде, ул бик катгый, бик төгәл. Шулай ук әлеге закон проектын эшләү белән бәйле төрле закон актларына төзәтмәләр әзерләнде”,- дип “Интерфакс”ка хәбәр итте Дәүләт Думасының Иминлек комитеты башлыгының беренче урынбасары  Михаил Гришанков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International