ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2007 ел
дүшәмбе
Узган атнада Казанда Бөтендөнья татар конгрессының IV съезды үтте. Чаралар М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узды. Съезд эшендә галимнәр, дәүләт эшлеклеләре, иҗади интеллигенция вәкилләре, дин эшлеклеләре катнашты.
2007 елның 12-13 декабрендә “Татмедиа” ТР массакүләм коммуникацияләр агентлыгында матбугат хезмәтләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен “PR теориясе һәм практикасы” дигән семинар узды, аны Россия журналистлар берлеге һәм Идел буе Илкүләм тираж хезмәте оештырган иде.

15
декабрь, 2007 ел
шимбә
Кичә ТР юстиция министры М.М.Корманов киңәшмәдә катнашты, анда Татарстан Республикасы министрлыкларына 2008-2010 елларга халыкның яшәү сыйфатын һәм аларның эшчәнлек нәтиҗәлелелеген бәяләү индикаторлары буенча идарә итүгә дәүләт заказын раслау мәсьәләсе турында фикер алыштылар.

14
декабрь, 2007 ел
җомга
Кичә ТР юстиция министры М.М.Корманов муниципаль берәмлек башлыгы Н.А.Сәгъдиев һәм Биектау район суды рәисе Х.Х.Валиуллов белән Биектау районы җәмәгать судьялары аппаратын суд эшчәнлеген алып бару өчен яраклы урыннар белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча очрашты.
Кичә ТР Юстиция министрлыгында ачык аукцион узды: Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территорияләре чикләрен билгеләү турында Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектларын әзерләү максатларында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре чикләрен тасвирлау.

13
декабрь, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 04.12.2007 елдагы 688 номерлы карарының 3 пункты нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән бергә «НУР-АВИА» ААҖнең устав капиталы барлыкка килеүнең, аны гамәлгә куючыларның кертемнәренең акчалата бәяләвенең, күрсәтелгән җәмгыятьнең идарә органнарын төзүнең һәм аларның эшчәнлегенең дөреслеген комплекслы тикшерү үткәрү йөкләнде.
Республикабызда җирле үзидарә үсеше, бөтен Россиядәге кебек үк, мөһим һәм зарур эш, әмма без әлегә башлангыч баскычта торабыз, бу чорда муниципалитетларга дәүләтнең төрле яктан, шул исәптән хокукый мәсьәләләр буенча да ярдәме һәм булышлыгы кирәк.
“Автономияле учреждениеләр турында” Федераль закон көченә кергән көнннән бер елдан азрак вакыт үтте, ә Татарстан Республикасында инде унлаган шундый учреждение актив эшкә тотынды. Әлеге күрсәткеч буенча безнең республика Россия Федерациясендә иң алдынгы урыннарның берсен биләп тора. Халыкка дәүләт хезмәте күрсәтүнең  сыйфатын күтәрү өчен билгеләнгән автономияле учреждениеләр бигрәк тә мәгариф, сәламәтлек саклау, халыкны социаль яклау, физик культура һәм спорт өлкәләрендә төзелгән.

12
декабрь, 2007 ел
чәршәмбе
Бүген Россиядә Конституция көне. РИА “Новости” искә төшереп үткәнчә, 14 ел элек (1993) бөтенхалык тавыш бирүе барышында Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителгән иде (1994 елдан алып 2004 елга кадәр бу көн дәүләт бәйрәме иде).
Җәмәгать судьялары институтының, шулай ук гомумән судьяларның гомумән алганда халык өчен һәм аерым алганда һәр кеше өчен социаль әһәмиятен бәяләп бетермәү авыр. Суд эшчәнлегенең вазыйфасы үзгәрде. Күбрәк җәза бирүчедән ул гражданны - аның шәхесен, мәнфәгатьләрен һәм ирекләрен яклау чарасына әверелде. Моннан чыгып, суд эшчәнлегенең мөһим бурычы булып һәркемнең дә бозылган хокукларын яклый алу тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International