ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2007 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үзгәртеп кору мәсьәләсе турында фикер алышынган киңәшмәдә катнашты.

3
июль, 2007 ел
сишәмбе
Бүген ТР юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков Биектау муниципаль районында узган ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетының күчмә утырышында катнашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ТР Хөкүмәте карары нигезендә һәр елны Казан югары уку йортларының юридик факультеты студентларын практикага ала.

29
июнь, 2007 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов “Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау турында” ТР законы проекты турында фикер алышынган эшче төркем утырышында катнашты.

28
июнь, 2007 ел
пәнҗешәмбе
2007 елның 27-28 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов “Казан” ММҮдә узган “Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе турында” 2006 елның 2 маенда кабул ителгән 59-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру буенча Бөтенроссия гамәли конференциясендә катнашты.
Исегезгә төшерәбез, конференция үткәрү тәкъдиме белән Россия Федерациясе Президенты Администрациясе безнең республикада гражданнарның конституциячел хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен судтан тыш һәм судта яклауның тупланган зур тәҗрибәсенә һәм 2003 елда республикабызда “Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе турында” ТР Законы кабул ителү белән бәйле чыкты.
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы Президиумы утырышы эшендә катнашты, ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үтте.

27
июнь, 2007 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен җирле үзидарә органнарына мөлкәтне һәм бүтән матди чараларны тапшыру турында мәсьәлә каралган киңәшмә утырышында катнашты.

26
июнь, 2007 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең еллык гомуми җыелышында катнашты. Гомуми җыелышның беренче көне утырышында ТР Президенты М.Ш Шәймиев катнашты.
Кичә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының Алабугада узган күчмә утырышы эшендә катнашты. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә - шәһәрнең 1000 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек иде. Бәйрәм итү халыкара характер ала бара, шуңа күрә дә тиешле дәрәҗәдә үтәргә тиеш. Алабуга юбилеена 20 дәүләттән вәкил килергә җыена.

25
июнь, 2007 ел
дүшәмбе
Бүген ТР Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков Америка Вәкиллеге вәкиле - АКШ Юстиция министрлыгының хокукый мәсьәләләр буенча даими вәкиле Терри Кини белән очрашты. Кунак белән очрашуда шулай ук Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Р.Г.Вәгыйзов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International