ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Җәмәгать судьялары аппаратында эш башкаруны оештыруны өйрәнү һәм аның хезмәткәрләренә гамәли ярдәм күрсәтү максатларыннан бу елның май аенда ТР Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары белән оештыру-методик эш бүлеге белгечләре Аксубай һәм Чистай районнарында булып кайттылар.

6
июнь, 2007 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Эксперт советы утырышы узды. Көн тәртибенә түбәндәге закон проектларын карап тикшерү кертелгән иде:
Бүген Татарстан Республикасының Эшкуарлыкны үстерү агентлыгында «Хокук һәм хәят» иҗтимагый-хокукый һәм фәнни журналы редакция советының күчмә утырышы узды. Көн тәртибендә беренче яртыеллыктагы эш йомгаклары турында фикер алышу һәм алдагы киләчәккә бурычлар, шул исәптән 2007 елның икенче яртысына язылу кампаниясе барышы турында; журналның быелның июлендә басылып чыгачак 4 (45) саны макетын тикшерү һәм раслау мәсьәләләре куелган иде.

5
июнь, 2007 ел
сишәмбе
Бүген ТР юстиция министры М.М.Корманов 2007 елның 27-28 июнендә Казанда “Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе турында” 2006 елның 2 маенда кабул ителгән Федераль законны гамәлгә ашыру буенча хокук куллану мәсьәләсенә багышланган Бөтенроссия гамәли конференциясен үткәрүнең оештыру мәсьәләләре турында фикер алышынган киңәшмә эшендә катнашты. Конференция үткәрү теләген Россия Федерациясе Президенты Администрациясе белдерде, ул гражданнарның конституциячел хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен судтан читтә һәм судта яклауның безнең республикада тупланган зур тәҗрибәсенә бәйле. Искә төшерәбез, “Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе турында” Татарстан Республикасы Законы 2003 елда кабул ителгән иде.
2007 елның 4 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга Министрлыкның конкурс комиссиясе утырышы булды.

4
июнь, 2007 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов өченче чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз икенче утырышын чакыру мәсьәләсенә һәм әлеге сессиягә каралышка кертелә торган мәсьәләләргә багышланган Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты.
Бүген ТР юстиция министры М.М.Корманов Кремльдә узган Татарстан Республикасы Иминлек советы утырышында катнашты. ТР Иминлек советы көн үзәгендәге мәсьәлә “Татарстан Республикасы Нефть-газ-химия комплексын үстерү программасын гамәлгә ашыру барышы турында” иде.

2
июнь, 2007 ел
шимбә
Чалла шәһәрендә эш сәфәрендә булган юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге администрациясе башлыгы урынбасары Ф.И.Андреева белән бергә Чаллыда теркәүгә алуга кадәр әзерлек үзәге оештыру мәсьәләсенә багышланган киңәшмә үткәрде.

1
июнь, 2007 ел
җомга
Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге” Дәүләт учреждениесе министрлыкларның ведомство карамагындагы оешмаларын Татарстан Республикасы Телекоммуникацияләренең дәүләт интеграллаштырылган системасына тоташтыруны оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Анда ТР Юстиция министрлыгының хокукый мәгълүмат һәм компьютерлар челтәре бүлеге җитәкчесе А.Г.Сафин катнашты.

31
май, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык буенча комитеты утырышында “Татарстан Республикасында ваклап сату базарларын оештыру хокукына рөхсәт бирергә вәкаләтле җирле үзидарә органнарын билгеләү турында” һәм “Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен муниципаль берәмлекләргә дәүләт матди ресурсларын һәм дәүләт субсидияләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законнары проектлары буенча докладлар белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International