ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2007 ел
пәнҗешәмбе
2007 елның 30-31 маенда Мәскәүдә Медицина хокукы буенча III Бөтенроссия съезды (Милли конгресс) булды, ул Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы, Россия медицина фәннәре академиясе, Россия юристлар союзы, И.М.Сеченов исемендәге Мәскәү медицина академиясе булышлыгында үтте. Утырышка Россия Федерациясе субъектларының яртысыннан артык катнашучылардан тыш Белоруссия, Молдова, Балтик илләре һәм Украинадан вәкилләр чакырылган иде.

30
май, 2007 ел
чәршәмбе
Бүген ТР юстиция министры урынбасары – ТР ЮМның Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков Казан Кремленең Герблы залында Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев катнашында узган Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең рәсми символларын дәүләт теркәвенә алу турында таныклык бирү тантанасында катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов һәм ТР юстиция министры урынбасары – ТР ЮМның Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев катнашында узган Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының II съездында катнашты.

29
май, 2007 ел
сишәмбе
Кичә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Зәй муниципаль районында эш сәфәрендә булып кайтты. Мидхәт Мәзгутович Зәй муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе М.С.Хуҗин белән бергә Зәй шәһәре һәм Зәй районы җәмәгать судьялары һәм җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре белән очрашты.
“Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 2003 елның 6 октябрендә кабул ителгән 131-ФЗ номерлы  Федераль законны һәм “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” 2004 елның 28 июлендә кабул ителгән 45-ТРЗ номерлы  Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру кысаларында кабул ителгән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары җыентыгы” басылып чыкты. Җыентык басмага Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә оганнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков җитәкчелегендә ТР Юстиция министрлыгы белгечләре тарафыннан, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының дәүләт хакимияте башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары арасында багланышлар оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасары А.Р.Хәбибуллин катнашында әзерләнгән.

28
май, 2007 ел
дүшәмбе
2007 елның 28 маенда ТР Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаментының шәһәр округлары һәм муниципаль районнар буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлегенең Биектау муниципаль районы буенча әйдәүче белгеч-эксперты Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс комиссиясе утырышы булды.

26
май, 2007 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының квалификация комиссиясе үз эшен дәвам итә. Кичә Чаллыда Татарстан Республикасының Азнакай, Әлмәт, Алабуга, Минзәлә, Чаллы, Түбән Кама һәм Сарман районнары җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең квалификация имтиханнары үтте.

25
май, 2007 ел
җомга
Бүген ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Ю.Җ.Камалтынов рәислегендә узган Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең чикләрен үзгәртү мәсьәләсе буенча киңәшмә эшендә катнашты.
Кичә «Татмедиа» Татарстан Республикасы массакүләм коммуникацияләр агентлыгында социаль рекламаны законнарда җайга салуны камилләштерү мәсьәләсенә багышланган “түгәрәк өстәл” булды, анда журналистлар һәм республика министрлыклары вәкилләре чакырылган иде. Мәсьәлә турында фикер алышуда Министрлыкның закон проектлары белән эшләү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе И.А.Гомзик катнашты. Сүз мохтаҗ кешеләргә ярдәм чарасы буларак социаль реклама турында барды.

24
май, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов Татарстан Республикасының Яңа Чишмә авылында гражданнарны күчмә кабул итте. Кабул итүгә килгән районда яшәүчеләрне арендага тапшырылган җир пайлары белән бәйле һәм моның өчен түләү алу мәсьәләләре кызыксындырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International