ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Бүген юстиция министры М.М.Корманов ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында “Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында” Татарстан Республикасы Законының 45 статьясына үзгәреш кертү хакында” һәм “Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен муниципаль берәмлекләргә дәүләт матди ресурсларын һәм дәүләт субсидияләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР законнары проектлары турында докладлар белән чыгыш ясады.

23
май, 2007 ел
чәршәмбе
“Вәкаләтләре вакыты чикләнүсез дәүләт хезмәте вазыйфаларын биләп торучы дәүләт хезмәткәрләренә класслы чиннар квалификация имтиханнары нәтиҗәләре буенча бирелә”, - диелә “Татарстан Республикасының дәүләт граждан хезмәте турында” ТР Законында.

22
май, 2007 ел
сишәмбе
Бүген ТР Юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров ТР Дәүләт Советы вәкиле сыйфатында Казан шәһәренең Вахитов районы суды утырышында катнашты, анда граждан В.Е. Плющевның “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында” 1999 елның 17 ноябрендә кабул ителгән 2440 номерлы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү буенча “гамәлләр кылуга мәҗбүр итү” шикаять гаризасы карап тикшерелде.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Россия юристлары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеген төзү турында мәсьәлә хәл ителгән оештыру комитетының утырышы булды.

21
май, 2007 ел
дүшәмбе
2007 елның 21 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Казан шәһәренең Идел буе районы җәмәгать судьялары аппаратының 6 нчы суд участогының шәһәр округлары һәм муниципаль районнар буенча суд утырышы секретаре дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләп торуга Министрлыкның конкурс комиссиясе утырышы узды.
“Яңа гасыр” телеканалында үтә торган “Әйбәт гайбәт” тапшыруының чираттагысы республика халкының хокукый культурасын күтәрү мәсьәләләренә багышланган иде. Анда ТР юстиция министры М.М.Корманов, Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Хәмит Шәрипов, ТР Прокуроры урынбасары Фәрит Заһидуллин һәм Татарстанның кайбер газета-журналлары җитәкчеләре катнашты.

18
май, 2007 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасында Ярлыкау мәсьәләләре буенча комиссия утырышында катнашты. Ул Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының утырышлар залында үтте.
ТР юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының Зеленодольск шәһәрендә узган күчмә утырышында катнашты. Анды Татарстан Республикасы законнары белән бирелгән аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруның Зеленодольск муниципаль районының җирле үзидарә органнары практикасы мәсьәләсе каралды.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Хокукый мәcьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының чираттагы утырышы булды. Көн кадагына берничә закон проектын карап тикшерү куелган иде.

17
май, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкын формалаштыру ТР Юстиция министрлыгы эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып тора. Министрлыкка бу функция “Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы турында” 2002 елның 8 маендагы ПУ-352 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указы белән йөкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International