ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2007 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Эксперт советы утырышы булды.

15
май, 2007 ел
сишәмбе
“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законы нигезендә дәүләт хезмәткәрләре квалификация күтәрү хокукына һәм әлеге хокукны гамәлгә ашыру мөмкинлегенә ия.

14
май, 2007 ел
дүшәмбе
2007 елның 14 маенда ТР Юстиция министрлыгында Министрлыкның ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаментының Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы буенча шәһәр округларының һәм муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәүче белгече-эксперты вакантлы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләп торуга конкурс комиссиясе утырышы булды.
2007 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Ульяновск өлкәсеннән кунаклар булды. Яңа-Малыклы районының Урта Сәнтимер гомуми белем бирү мәктәбенең 10 укучысы һәм география укытучысы Татарстан башкаласына экскурсиягә, шулай ук үзләренең якташлары – Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов янына килделәр.
2007 елның 11 маенды Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокукый мәьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаментының 2006 елдагы һәм 2007 елның 1 кварталындагы эшенә йомгак ясауга багышланган эш киңәшмәсе булды.

11
май, 2007 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә типлары үзгәртелергә мөмкин булган Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре җитәкчеләре һәм автономияле учреждениеләрнең күзәтчелек советлары рәисләренә күз алдында тотылган кандидатлар белән семинар узды. Аңа ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Социаль яклау министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы учреждениеләре җитәкчеләре чакырылган иде.

10
май, 2007 ел
пәнҗешәмбе
9 майда республика шәһәрләре һәм районнарында совет халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 62 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары үтте. ТР Хөкүмәте әгъзаларының традицион рәвештә республика районнарына бәйрәм уңаеннан узган тантаналарга чыгуларында ТР юстиция министры М.М.Корманов һәм аның урынбасарлары катнашты.
1 майда Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары башлангычы белән Татарстан Республикасында игълан ителгән Хәйрия елы кысаларында республика инвалидларын инвалид коляскалары белән тәэмин итү буенча акция старт алды. Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңү көне алдынннан республика Хөкүмәте әгъзалары үз акчаларына коляскалар сатып алырга һәм аларны мохтаҗларга, барыннан да элек Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, шулай ук инвалид балаларга һәм социаль өлкә учреждениеләренә тапшырырга карар итте. Коляскаларны тапшыру 8-9 май көннәрендә, ТР Хөкүмәте әгъзалары традиция буенча районнарга чыкканда булды. 

8
май, 2007 ел
сишәмбе
Бүген, Бөек Җиңү көне алдыннан, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, инде традиция буенча, Министрлыкның элекеге җитәкчеләре – Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре каберләрендә булдылар, чәчәкләр салдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә Коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча республика советының коррупциягә каршы экспертиза комиссиясе утырышы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International