ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2007 ел
сишәмбе
2007 елның 8 маенда ТР Юстиция министрлыгында ТР Юстиция министрлыгы Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаментының Азнакай муниципаль районы буенча шәһәр округларының һәм муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлеге консультанты дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга Министрлыкның конкурас комиссиясе утырышы үтте.

7
май, 2007 ел
дүшәмбе
ТР юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов Татарстан Республикасы Әлки районының Базарлы Матак авылында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде. Районда яшәүчеләр биргән сораулар спектры киң: җирләрне милеккә рәсмиләштерү, хезмәт хакы түләү, балаларның гражданлыгы, юл-транспорт һәлакәте турында дело буенча арбитраж суды эшләрен карау, ссуда түләү.

5
май, 2007 ел
шимбә
Кичә Татарстан Республикасының «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгында ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашында матбугат очрашуы булды. Анда Татарстан Республикасында автономияле учреждениеләр оештыру буенча проектлар төзү һәм аларны гамәлгә ашыру мәсьәләсе каралды.

4
май, 2007 ел
җомга
Бүген ТР Юстиция министрлыгында “Муниципаль районнарның (шәһәр округларының) административ комиссияләре, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссияләре, опека һәм попечительлек комиссияләре (опекун советлары) эшчәнлегенең гамәли мәсьәләләре” дигән темага семинар-киңәшмә үтте. Анда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең (шәһәр округларының) башкарма комитетлары җитәкчеләре чакырылган иде.
Бүген «Республика Татарстан» газетасы (№85. 04.05.2007) юридик фәннәр кандидаты, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Кормановның “Закон элеккечә тулы куәтенә эшли” дигән мәкаләсен бастырып чыгарды. Анда “Татарстан Республикасы территориясендәге уен йортлары эшчәнлеген җайга салу турында” Татарстан Республикасы Законын көчен югалткан дип тану белән бәйле Татарстан Республикасы территориясендә уен йортларын урнаштыру турында законнарга аңлатма бирелә.

3
май, 2007 ел
пәнҗешәмбе
2007 елның 3 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында узган эш киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы каравына “Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары багланышлары регламентын раслау турында” 2006 елның 8 августында кабул ителгән ПУ-290 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указын гамәлгә ашыру барышы хакында” мәсьәләсен әзерләү планы тикшерелде.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә коллегия утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы министрлыкларының һәм ведомстволарының норматив хокукый актларын дәүләт теркәвенә алу практикасы мәсьәләсе турында фикер алыштылар.

2
май, 2007 ел
чәршәмбе
2007 елның 2 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары административ комиссияләре эше турында мәсьәлә каралды.
2007 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов “Кама Аланы штп” муниципаль берәмлегендә булды. Ул анда “Татарстан Республикасы территориясендә уен йортларын, аерым алганда, “Кама Аланы штп” муниципаль берәмлеге территориясендә урнаштыру турында” Татарстан Республикасы Законын үтәү мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә катнашты.

28
апрель, 2007 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эшләр идарәчесе С.А.Брусов Алексеевск ш.т.п.та гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде. Халык төрле проблемалар, шул исәптән социаль мәсьәләләр һәм җирләрне теркәү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International