ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2007 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР юстиция министры М.М. Корманов рәислегендә Татарстан Республикасы муниципаль районнары составына керүче җирлекләр чикләренең картографик тасвирламасы мәсьәләсе буена эш киңәшмәсе булды.
2007 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Конституция суды бинасында Татарстан Республикасының Судьялар советы утырышы булды. Анда суд хакимиятенең массакүләм мәгълүмат чаралары, дәүләт органнары һәм иҗтимагый оешмалар белән багланышлары турында фикер алыштылар. Утырышта Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары А.Б.Сираҗетдинов катнашты.
2007 елның 7 апрелендә Әлмәт шәһәрендә социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Республика өчьяклы комиссиясенең күчмә утырышы булды. Комиссиянең күчмә утырышы эшендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе урынбасары - хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар бүлеге җитәкчесе И.Х. Миңнегулов катнашты.

27
апрель, 2007 ел
җомга
2007 елның 26 апрелендә ТР юстиция министры урынбасары Ә.Б. Сираҗетдинов яңадан торгызучы суд эшчәнлеге буенча семинарда катнашты. Аны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил “Суд-хокук реформасы” Иҗтимагый үзәге (Мәскәү ш.) һәм “Ышаныч” балаларга һәм яшьләргә комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” Муниципаль учреждениесе (Казан ш.) белән бергә оештырды. Чара “Яңадан торгызучы суд эшчәнлеге өлкәсендә төбәк башлангыларына ярдәм күрсәтү” проекты буенча эш кысаларында Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең эксперт советы теләктәшлегендә Казан шәһәрендә “Ышаныч” КСЯКҮндә узды.
Бүген Казан Кремленең “Эрмитаж” музее бинасында Муниципаль берәмлекләр советының икенче съездына әзерлеккә багышланган киңәшмә үтте, аның эшендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов һәм ТР юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А. Ощепков катнашты.

26
апрель, 2007 ел
пәнҗешәмбе
2007 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А. Ощепков Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты. Анда 2007 елның беренче кварталында республиканың төзелеш һәм торак-коммуналь комплекслары эше нәтиҗәләре чыгарылды һәм киләсе кварталга бурычлар билгеләнде.
Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының чираттагы утырышы булды. Көн тәртибенә берничә мәсьәлә куелган иде.

25
апрель, 2007 ел
чәршәмбе
2007 елның 23-25 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры, ю.ф.к. М.М.Корманов Россия Федерациясендә, Канада тәҗрибәсен исәпкә алып, закон иҗат итү процессын камилләштерү мәсьәләләренә багышланган конференциядә катнашты. Ул Уфа шәһәрендә Башкортстан Республикасы Корылтаеның Дәүләт Җыены Йортында узды.
Мидхәт Мәзгутович “Федераль закон иҗат итү процессында Россия Федерациясе субъектының закон чыгару органының һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең үзара мөнәсәбәтләре” дигән доклад белән чыгыш ясады. Анда сүз РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнарының федераль закон иҗат итү процессында катнашуы һәм аларның Россия Федерациясе Хөкүмәте белән үзара мөнәсәбәтләре турында барды.
2007 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2006 елның 16 октябрендә кабул ителгән 516 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыруның Республика программасын тормышка ашыру буенча эшче төркем утырышы булды. Анда 2006-2008 елларга Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыруның Республика программасы чараларын үтәү йомгаклары чыгарылды.

24
апрель, 2007 ел
сишәмбе
Бүген ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Татарстан Республикасында административ реформаның барышы турындагы мәсьәлә хакында фикер алышынган брифингта катнашты. Сергей Николаевич үз чыгышында Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында хакимиятнең башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәте күрсәтелүнең административ регламентларын эшләү һәм хокукый җайга салу, гамәлдәге законнарның камил булмавы һәм регламентлар эшләү белән бәйле проблемалар турында сөйләде; норматив хокукый актларга коррупциячеллеккә каршы экспертиза һәм бу мәсьәләне хәл итүдә ТР Юстиция министрлыгының тоткан урыны мәсьәләләренә дә тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International