ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2007 ел
дүшәмбе
Традиция буенча һәр елның апрель аенда шәһәр халкы, учреждениеләр, министрлыклар, ведомстволар хезмәткәрләре, предприятиеләр эшчеләре, мәктәп укучылары кыштан соң май бәйрәмнәре алдыннан чисталык һәм тәртип урнаштыру өчен шимбә өмәсенә чыга. 21 апрельдә - шәһәркүләм шимбә өмәсе көнендә - Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы ведомстводагы территориаль учреждениеләр хезмәткәрләре белән бергә министр М.М.Корманов җитәкчелегендә территорияләрне һәм биналарны чистартты һәм матурлады.

21
апрель, 2007 ел
шимбә
20 апрельдә Казан ратушасында Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев һәм РФ Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле А.В.Коновалов катнашында “Административ реформа: федераль тәҗрибә һәм аны Россия Федерациясе субъектларында гамәлгә ашыру үзенчәлекләре” темасына “түгәрәк өстәл” утырышы булды, аны РФ Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе – Россия вице-премьеры С.Е.Нарышкин үткәрде.

20
апрель, 2007 ел
җомга
Бүген «Татмедиа» агентлыгының брифинг-залында Россия Федерациясе торак законнарындагы үзгәрешләргә багышланган матбугат очрашуы булды. Аерым алганда, анда РФ Торак кодексына идарәче оешманы сайлау проблемаларына кагылышлы үзгәрешләр турында мәсьәлә каралды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкиле сыйфатында матбугат конференциясендә закон проектлары белән эшләү бүлегенең әйдәүче белгече Е.В.Лопатина катнашты.
2007 елның 20 апрелендә «Татарстан Республикасында гражданнар җәмгыяте формалашу факторы буларак җирле үзидарә үсеше” темасына ТР Җәмәгать палатасы һәм ТР Муниципаль берәмлекләр советы оештырган конференция узды. Конференция фәнни-гамәли характерда иде, анда ТР Җәмәгать палатасы, ТР Муниципаль берәмлекләр советы, ТР муниципаль берәмлекләре, ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, министрлыклар вәкилләре һәм галимнәр катнашты.

19
апрель, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Ике көн дәвамында, 17-18 апрельдә, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Мәдәни үзәгендә Россия Федерациясе Торак кодексын куллануның теоретик һәм гамәли проблемаларына багышланган махсуслаштырылган семинар узды. Аны Россия суд эшчәнлеге академиясе ректоры, юридик фәннәр докторы, профессор, РФнең Атказанган юристы, отставкадагы федераль судья В.В.Ершов үткәрде. Хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү кысаларында РФнең яңа Торак кодексы нигезләмәләрен куллануның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышуда җәмәгать судьялары һәм федераль судьялар, ТР Юстиция министрлыгы аппараты хезмәткәрләре, консультантлар, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, юрисконсультлар һәм бүтән белгечләр катнашты.
2007 елның 18 апрелендә Кремльдә Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруның республика советы утырышы булды. Анда Социаль ипотеканың республика программасын гамәлгә ашыру барышында коррупцияне булдырмау турында мәсьәлә каралды. “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлегенең иҗтимагый торак комиссиясе эшен бәяләү һәм социаль ипотека буенча торак төзү мәсьәләләрен җайга салу өлешендә законнарның камил булмавы турында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов чыгыш ясады.

18
апрель, 2007 ел
чәршәмбе
«Мировой судья» журналы 2007 елның 2,3 саннарында ю.ф.к., доцент, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Кормановның һәм “Россия суд эшчәнлеге академиясе”нең Казан филиалының гыйльми дәрәҗә алырга теләүчесе А.Р.Гарифуллинаның “Җәмәгать судьялары турында Россия Федерациясе субъектлары законнарына судлар биргән бәяләмә” дигән мәкаләсен бастырып чыгарды. Анда РФ субъектларында җәмәгать судьялары институтлары барлыкка килү проблемаларына турыдан-туры мөнәсәбәте булган РФ Конституцион суды, РФ Югары Суды, республика, край, өлкә судлары карарларына анализ ясала. Моның белән бергә авторлар җәмәгать судьялары институтларын гамәлгә кертү буенча РФ субъектлары законнарына кагылышлы судларның барлык карарларын да анализлауны максат итеп куймыйлар.
Бүген Татарстан Республткасы юстиция министры М.М.Корманов Россия суд эшчәнлеге академиясе ректоры, юридик фәннәр докторы, профессор, Россия Федерациясенең Атказанган юристы В.В.Ершов белән очрашты. Ул Казанга “Россия Федерациясе Торак кодексын куллануның теоретик һәм гамәли проблемалары” темасына махсус семинар үткәрелү уңаеннан килде.
Ощепков Андрей АлександровичБүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов коллективка министрның яңа урынбасарын тәкъдим итте. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Ощепков Андрей Александрович Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе итеп билгеләп куелды. Министрлыкка килгәнче А.А.Ощепков Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокукый идарәсендә эшләгән.

17
апрель, 2007 ел
сишәмбе
2007 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлыкның дәүләт граждан хезмәтенең Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаментының шәһәр округлары һәм муниципаль районнар җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтүнең  Кукмара муниципаль районы буенча әйдәүче белгеч-эксперты вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс комиссиясе утырышы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International