ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2007 ел
сишәмбе
Бүген ТР Юстиция министрлыгында типларын автономияле учреждениеләргә үзгәртүгә кандидатлар булып торучы ТР учреждениеләре җитәкчеләре һәм күзәтчелек советларына рәислеккә уйланылган кандидатлар белән семинар әзерләү һәм үткәрү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды.

16
апрель, 2007 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов “Татарстан Республикасында чит ил инвестицияләре турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты каралган ТР Министрлар Кабинеты Президиумы утырышында катнашты.
“Россия Федерациясендә судьялар статусы турында” Россия Федерациясе Законы һәм “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы елына ике тапкыр җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре өчен квалификация күтәрү курсларын оештыра. “Россия суд эшчәнлеге академиясе”нең Казан филиалында мартта - җәмәгать судьялары, апрельдә - җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре (суд утырышлары секретарьлары, канцелярия җитәкчеләре, 2 разрядлы белгечләр) төркемендә дәресләр тәмамланды. Укуларны узучыларга квалификация күтәрү курсларын тәмамлау турында таныклыклар тапшырылды.

13
апрель, 2007 ел
җомга
Кичә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасында судьялар һәм суд участоклары санын арттыру мәсьәләсе буенча РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисенең Беренче урынбасары О.В.Морозов белән очрашты. Аннары Хөкүмәт йортында Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары А. Жуков һәм Татарстан Республикасы Юстиция министры М.М.Корманов очрашуы булды. Анда Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары санын 31 берәмлеккә арттыру турында сүз булды.
Хәйрия елы дип игълан ителгән 2007 елда ТР Юстиция министрлыгы Яшел Үзән балалар йортын шефлыкка алды. Моның белән бәйле балалар йорты директоры Киселева С.Ш. белән элемтәгә керде һәм балалар йортында яшәүче балаларның ихтыяҗларын ачыклады. Министрлыкта татлы пироглар һәм кабартмалар пешерү өчен өйдә ясалган кайнатмалар һәм повидлолар җыю турында игълан ителде, чөнки балаларга тәм-том җитми икән. Министрлык хезмәткәрләре балалар йорты китапханәсе өчен балалар китаплары, шулай ук спорт инвентаре да җыйды.

12
апрель, 2007 ел
пәнҗешәмбе
«Право и государство: теория и практика» журналы 2007 елның 3 санында юридик фәннәр кандидаты, доцент, ТР юстиция министры М.М.Кормановның “Федераль закон иҗат итү процессында РФ субъектының закон чыгару органы һәм РФ Хөкүмәте багланышлары” мәкаләсен бастырып чыгарды. Анда Федераль закон иҗат итү барышында РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнарының катнашуы мәсьәләләренә һәм аларның РФ Хөкүмәте белән багланышларындагы төп проблемаларга игътибар бирелгән.

11
апрель, 2007 ел
чәршәмбе
Бүген Кремльдә Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы утырышы булды, анда ТР юстиция министры М.М.Корманов “Хәйрия эшчәнлеген законнарда җайга салуны камилләштерү турында” доклады белән чыгыш ясады.
Бүген ТР Юстиция министрлыгында җирле үзидарә органнарының мөлкәти йөкләмәләре буенча тапшыру актларын төзү, имзалау мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкилләре һәм ТР Юстиция министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәне Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров ачып җибәрде.

10
апрель, 2007 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР Юстиция министрлыгының Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен тормышка ашыру мәcьәләләре буенча даими эшче төркемнең чираттагы утырышы булды. Аны ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров үткәрде. Утырышта Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен тормышка ашыруның ТР Юстиция министрлыгы Программасы үтәлеше турында хисап тыңланды. Министрлыкның структур бүлекчәләре эше турында хисаплар яңгырады, фикер алышулар булды, тәкъдимнәр һәм кисәтүләр кертелде.

9
апрель, 2007 ел
дүшәмбе
Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конференц-залында ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» ГСП ТТБ сәяси советы секретаре Ф.Х.Мөхәммәтшин республика министрлыклары дәүләт хезмәткәрләренең берничәсенә «Бердәм Россия» партия билетын тапшырды. Тантана башланыр алдыннан Ф.Х.Мөхәммәтшин Татарстан Рсепубликасының социаль-икътисадый үсеше турында, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге эше турында һәм татарстан “бердәм россиялеләр”енең республикадагы күп кенә социаль әһәмияттәге проблемаларны хәл итүләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International