Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коллегиянең ачык утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының норма чыгару эшчәнлеге турында мәсьәләләр каралды. Утырышны ачып, ТР юстиция министры М.М.Корманов фикер алышуга чыгарылган теманың актуальлеген билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы һәм КонсультантПлюс челтәренең Татарстан Республикасында рәсми вәкиле - «Консалтинг, Информационные технологии» фирмасы ( КИТ фирмасы) яз көне традицион рәвештә Казан шәһәре югары уку йортларының юридик факультетлары студентлары конкурсын үткәрә. Конкурс Казан югары уку йортларының юридик факультетлары студентлары арасында юридик белгечлек буенча белем дәрәҗәсен һәм елның иң әйбәт студентын билгеләячәк.