ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2007 ел
чәршәмбе
27 мартта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Казан шәһәре муниципаль берәмлегендә хокук бозуларны профилактикалауның күпбуынлы комплекслы программасын төзү һәм аны активлаштыру буенча эшнең торышы турында” дигән темага Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы булды. Сүз балаларның җәйге һәм кышкы ялы турында, яшүсмерләр мәшгульлеге турында, балигъ булмаганнар эшләре комиссияләренең үзара багланышлары, адмкомиссияләрнең участок вәкаләтле вәкилләре һәм җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча җәмәгать формированиеләре турында, хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләсе буенча җәмәгать милициясе эше турында барды. Яшүсмерләр белән эшләүдә проблемалар һәм кимчелекләр ачыкланды, хокук бозуларны профилактикалау системасын төзү чаралары һәм юллары тәкъдим ителде.
ТР юстиция министры М.М.Корманов Тарловкада яшәүчеләрнең инициативалы төркеме белән очрашты. Искә төшерәбез, Тарловкада яшәүчеләр үзләренең поселоклары кайсы муниципаль районга караячагын билгеләргә тиеш, чөнки рәсми документларда ул торак пункт буларак юридик яктан беркетелмәгән һәм Алабуга, Тукай муниципаль районнары һәм «Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлеге тоташкан урында урнашкан.

26
март, 2007 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Дәүләт Думасы утырышында катнашты. Анда “Россия Федерациясе субъектларында җәмәгать судьяларының гомуми саны һәм суд участоклары саны турында” Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты беренче укылышта каралды. Искә төшерәбез, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов РФ Федераль Җыеныны Дәүләт Думасында югарыда әйтелгән закон проектын карап тикшергәндә ТР Дәүләт Советы вәкиле итеп билгеләнгән иде.

23
март, 2007 ел
җомга
2007 елның 7 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Саба муниципаль районы Советы депутатларының хисап сессиясе эшендә катнашты. Утырышта Советның һәм район хакимиятенең 2006 елда башкарылган эшләре һәм 2007 елга бурычлар турында хисап тыңланды.
2007 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгында “Һәркем алырлык торак” өстенлекле илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында торак төзелеше өчен җир кишәрлекләре бирү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.
Эшче төркем утырышында ТР Юстиция министрлыгының әйдәүче киңәшчесе Е.В.Лопатина, шулай ук ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгыннан, ТР Дәүләт торак фондыннан, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан вәкилләр катнашты.

22
март, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Җирле үзидарә органнарын үзгәртеп кору кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы муниципаль үзгәртеп кору шартларында дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре белән семинар дәресләр үткәрүен дәвам итә.
2007 елның 21 мартында Әгерҗе муниципаль районында җирлекләрнең башлыклары, аларның урынбасарлары һәм баш бухгалтерлары өчен күчмә уку-укыту узды. Анда Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Ф.Г.Габбасов һәм башкарма комитеты җитәкчесе Ф.Г.Нуриев катнашты. Уку-укыту семинарын юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов үткәрде.
Бүген ТР Юстиция министрлыгында җәмәгать судьялары аппаратында матди-техник кыйммәтләрне исәпкә алу буенча компьютер программасын тәкъдир итү булды. Искә төшерәбез, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы үз компетенциясе кысаларында җәмәгать судьялары аппараты эшчәнлеген матди-техник һәм финанс яктан тәэмин итү функциясен гамәлгә ашыра.
21 мартта Чаллы шәһәрендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының күчмә утырышы узды. Анда Татарстан Республликасы Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Тукай муниципаль районнарында һәм “Чаллы шәһәре” шәһәр округында хокук бозуларны профилактикалауның күпбуынлы комплекслы системасын төзү буенча эшнең торышы һәм аны активлаштыру чаралары турында мәсьәлә каралды. Башкарылган эш һәм Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау турында ТР юстиция министры урынбасары К.Б.Мөхәммәтов һәм Татарстан Республикасы буенча җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе җитәкчесе урынбасары В.А.Соколов сөйләделәр.

16
март, 2007 ел
җомга
2007 елның 16 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров Татарстан Республикасы Премьер-министрында узган Казан шәһәренең генераль планын эшләүне төгәлләү һәм раслау һәм янәшәдәге районнарны территориаль планлаштыру схемаларын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты. Сергей Николаевич киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын карап тикшерелә торган мәсьәләнең гамәлдәге законнарга туры килүенең хокукый үзенчәлекләренә юнәлтте һәм аны тормышка ашыру механизмы турында сөйләде.
2007 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министрлыкның дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләп торуга конкурс комиссиясе утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаментының ТР Саба һәм Югары Ослан муниципаль районнары буенча шәһәр округларының һәм муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәүче белгечләр - экспертлары сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International