ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2007 ел
пәнҗешәмбе
14 мартта Чистай шәһәрендә ТР Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының күчмә утырышы үтте. Комитет әгъзалары “Татарстан Республикасы Кама аръягы зонасының муниципаль районнарында (Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Спас һәм Чистай муниципаль районнары) хокук бозулар профилактикасының күпбаскычлы комплекслы системасын төзү эшенең торышы һәм аны активлаштыру чаралары турында” мәсьәләне тикшерде.

13
март, 2007 ел
сишәмбе
2007 елның 13 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Халыкның сәламәтлеген саклау өлкәсендә иң мөһим юнәлеш буларак пациентлар иминлеге мәсьәләләре” темасына “түгәрәк өстәл” утырышы булды. Ул ТР Дәүләт Советының Сәламәтлек саклау өлкәсендә илкүләм проектны тормышка ашыруны контрольдә тоту комиссиясе тарафыннан оештырылган иде.
“Түгәрәк өстәл” эшендә ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе урынбасары И.Х.Миңнегулов катнашты. Чыгышының темасы -табибларның хокукларын яклау һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренең кайбер хокукый мәсьәләләренә багышланган иде.

7
март, 2007 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы булды. Анда “Вәкаләтләр чикләүне камилләштерү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 29.12.2006 елдагы 258-ФЗ номерлы Федераль законга туры китереп эшләнә торган 12 Татарстан Республикасы законы проекты карап тикшерелде. Закон проектлары Коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча республика советының Коррупциягә каршы экспертиза комиссиясендә һәм Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты эшче төркемнәрендә хокукый экспертиза үттеләр.
2007 елның 6 мартында ТР юстиция министры вазыйфаларын башкаручы  С.Н.Столяров 2006 ел йомгаклары буенча “Закон территориясе” конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасында катнашты. Ул Татарстан Республикасы ЭЭМның Мәдәни үзәгендә үтте.

6
март, 2007 ел
сишәмбе
Кичә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә республика хатын-кызларын тантаналы кабул итү булды. Ул 8 март Халыкара хатын-кызлар көненә һәм “Ел хатын-кызы. Хатын-кызлар күзлегеннән Ел ир-аты” республика конкурсын йомгаклауга багышланган иде. Очрашуга һәм бәйрәм концертына бөтен Татарстан Республикасыннан 1000гә якын хатын-кыз чакырылган иде. Тантаналы кабул итүдә ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре дә - кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге җитәкчесе С.А.Яковлева, закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ә.Р.Кәримова, матбугат секретаре Т.П.Лобанова катнашты.
Язның беренче ял көнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре чаңгы юлын “Имәнлек” урманында дәвам итте. Җиңелчә генә суык һәм язгы кояш үзенең матурлыгы белән тартып һәм күңелне биләп торучы кышкы урманга чакырды. Урманда кышкы ял һәм спорт төрләрен яратучылар бик күп җыелган. Алар арасында чанадагы өч яшьлек балалардан алып чаңгы юлы буйлап оста шуып килүче өлкән яшьтәге кешеләргә кадәр бар иде.

2
март, 2007 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча республика советының Коррупциягә каршы экспертиза комиссиясе утырышы булды. Анда “Вәкаләтләрне чикләүне камилләштерү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 29.12.2006 елдагы 258-ФЗ номерлы Федераль законга туры китереп эшләнә торган Татарстан Республикасы законнары проектлары карап тикшерелде.
2007 елның 1 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты тарафыннан төзелгән Татарстан Республикасы законнары проектларына хокукый экспертиза үткәрү буенча эшче төркем утырышы булды. Анда “Вәкаләтләрне чикләүне камилләштерү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 29.12.2006 елдагы 258-ФЗ номерлы Федераль законга туры китереп эшләнә торган 10 Татарстан Республикасы законы проекты карап тикшерелде.

1
март, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Татарстан Республикасы хуҗалык субъектларының тулай торакларында даими яшәүче гражданнарның проблемаларын өйрәнү буенча эшче төркемнең ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгында узган киңәшмәсендә катнашты.

27
февраль, 2007 ел
сишәмбе
2007 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Анда тармакның 2006 елдагы эшенә йомгак ясалды һәм 2007 елга бурычлар билгеләнде. Коллегиядә Сергей Николаевич “Дәүләт хакимиятенең башкарма органнары тарафыннандәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентлары системасын эшләү турында” мәгълүматын җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International