ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2007 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Вәкаләтләр чикләүне камилләштерү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында29.12.2006 елдагы 258-ФЗ номерлы Федераль законны тормышка ашыру белән бәйле Татарстан Республикасы законнары проектларын эшләү буенча эшче төркемнәр утырышы булды.
Буа шәһәрендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының һәм ТР Дәүләт Советының законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитетының күчмә утырышы булда. Анда “Муниципаль берәмлекләргә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен дәүләт матди ресурслары һәм дәүләт субсидияләре бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты турында” мәсьәләсе карап тикшерелде. ТР юстиция министры М.М.Корманов җиткергән мәгълүмат турында фикер алышканнан соң, Комитет әгъзалары закон проектын закон чыгару инициативасы тәртибендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан кертү өчен тәкъдим итү карарына килделәр.

22
февраль, 2007 ел
пәнҗешәмбе
2007 елның 22 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Биектау муниципаль районында “Бердәм Россия көне” акциясендә катнашты. Ул республика министрлыкларыннан башка вәкилләр белән бергә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатлары белән очрашты һәм күпсанлы сорауларга җавап бирде.
2007 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Әгерҗедә һәм Әгерҗе муниципаль районында яшәүчеләр өчен күчмә кабул итү үткәрде.
Министрлык җитәкчелеге кабул итүенә барлыгы 19 кеше язылган иде. Район халкын нигездә торакны хосусыйлаштыру, яшәү урыны буенча теркәлү, тузган торактан күчеп китү, торакка субсидияләр кебек торак мәсьәләләре кызыксындырды. Кайберәүләр качакларның хокуклары һәм торак хезмәтләре эше мәсьәләләре белән кызыксынды.

20
февраль, 2007 ел
сишәмбе
2007 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Мәскәүдә Хөкүмәт Йортында узган Башкарма хакимиятнең федераль органнары һәм Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең башкарма органнары багланышлары буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты. Анда ике мәсьәлә карап тикшерелде.
2007 елның 19 февралендә ТР Юстиция министрлыгының йомгаклау коллегиясендә узган елга эш йомгаклары чыгарылды һәм агымдагы 2007 елдагы эшчәнлекнең төп юнәлешләре билгеләнде. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов катнашты. Доклад белән чыгыш ясаган ТР юстиция министры М.М.Корманов узган 2006 елны республикада яшәүче гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тормышка ашыру процессларын хокукый тәэмин итү буенча җитди функциональ-структур үзгәрешләр елы дип атады.

17
февраль, 2007 ел
шимбә
2007 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Вәкаләтләрне чикләүне камилләштерү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 29.12.2006 елдагы 258-ФЗ номерлы Федераль законны тормышка ашыру белән бәйле Татарстан Республикасы закон проектларын эшләү буенча эшче төркем утырышы булды.

16
февраль, 2007 ел
җомга
2007 елның 15 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы судьяларының IV нче берләшкән хисап-сайлау конференциясендә катнашып, “Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыруны тәэмин итү буенча эш турында” доклады белән чыгыш ясады.

15
февраль, 2007 ел
пәнҗешәмбе
2007 елның 14 февралендә юстиция министры М.М.Корманов “Алабуга” муниципаль берәмлегенең шәһәр советы аппараты җитәкчесе М.Ш.Йосыпов һәм Чаллы шәһәре башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Р.М.Усманова белән бергә Тарловка поселогында яшәүчеләр белән очрашты. Җитәкчеләр очрашуга аеруча четерекле мәсьәлә белән килде: Тарловка поселогы халкы үзләренең поселогы кайсы муниципаль районга караячакны билгеләргә тиеш, чөнки торак пункт буларак ул рәсми документларда юридик теркәлмәгән һәм Алабуга, Тукай һәм Чаллы муниципаль районнары тоташкан урында урнашкан.

14
февраль, 2007 ел
чәршәмбе
2007 елның 13 февралендә Әлмәттә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык, регламент һәм дәүләт этикасы буенча комитетының күчмә утырышы булды. Анда Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш зонасы муниципаль районнарында (Азнакай, Әлмәт, Сарман, Ютазы муниципаль районнары) хокук бозулар профилактикасының күпбуынлы комплекслы системасын төзү эшенең торышы һәм аны активлаштыру буенча чаралар турындагы мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International