ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2007 ел
дүшәмбе
«Кыш булмаса әгәр шәһәрләрдә, авылларда, бу күңелле көннәрне белмәс идек без беркайчан да» дип җырлана популяр бер мультфильмда.
«Татарстан чаңгы юлы - 2007»дәге Юстиция министрлыгы хезмәткәрләренең чаңгыдагы узышлары күңелле, дәртле, бәйрәмчә генә булып калмыйча, уңышлы да булда әле. М.М.Корманов җитәкчелегендә Минюст чаңгычылары командасы якшәмбе көнне бердәм рәвештә чаңгыга басты. Чаңгыда йөрү министрлыкның күп кенә хезмәткәрләре өчен иң яраткан кышкы спорт төре булып тора һәм бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында катнашу – ул үз көчеңне тикшереп карау һәм үзеңнең физик мөмкинлекләреңне раслау ысулы иде.

9
февраль, 2007 ел
җомга
Кичә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллегиясенең берләштерелгән утырышы эшендә катнашты. Анда 2006 ел өчен Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджетын үтәү йомгаклары китерелде һәм 2007 елга Татарстан Республикасының финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары билгеләнде.
2007 елның 8 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров коллегия әгъзасы сыйфатында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Анда Татарстан Республикасы ЗАГС органнарының 2006 елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясалды һәм 2007 елга бурычлар билгеләнде.

8
февраль, 2007 ел
пәнҗешәмбе
2007 елның 7 февралендә ТР юстиция министры М.М. Корманов Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узган “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш” турында Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру буенча чаралар турында фикер алышуга багышланган матбугат очрашуында катнашты. Коррупциягә каршы көрәш проблемасы турында сөйләшүдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитеты рәисе З.Г.Яһүдин, Татарстан Республикасы Прокуроры урынбасары Г.С. Галимов, ТР Президенты Аппаратының Коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча бүлек җитәкчесе Ш.Х.Дәүләтгилдиев катнашты.

7
февраль, 2007 ел
чәршәмбе
2007 елның 6 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов катнашында узган “Түбән Кама муниципаль районының “Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогы” муниципаль берәмлегенең социаль-икътисадый үсеше турында” мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә эшендә катнашты.

5
февраль, 2007 ел
дүшәмбе
2007 елның 10 гыйнварыннан 3 февраленә кадәр Россия суд эшчәнлеге академиясенең Казан филиалында теркәүгә кадәр әзерләү үзәгендә документларны рәсмиләштерүнең универсаль регламентларын тормышка ашыруда катнашучы булып торучы оешмаларның хезмәткәрләре (риэлторлар) укыды. Укулар тәмамланганнан соң алар имтиханнар бирә. Имтиханнар 2007 елның 1 февраленнән башланып 10 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Имтихан алу комиссиясе составында ТР Юстиция министрлыгыннан ТР юстиция министры урынбасары Мөхәммәтов К.Б. бар.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен укулар үткәрүне дәвам итә. 2007 елның 7 февраленнән 5 мартына кадәр ТР Юстиция министрлыгының хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән үзара бәйләнешне оештыру департаменты белгечләре Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге җирлекләр башлыклары, аларның урынбасарлары һәм баш хисапчылары өчен күчмә семинарлар үткәрәчәк. Укулар муниципаль реформа шартларында дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә багышланган. Бу вакыт эчендә 7 муниципаль районда укулар үтәчәк.

31
гыйнвар, 2007 ел
чәршәмбе
2007 елның 31 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов өченче чакырылыштагы Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышында катнашты. Анда ул “Әлмәт муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проектын тәкъдим итте.

30
гыйнвар, 2007 ел
сишәмбе
2007 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен тормышка ашыру мәсьәләләре буенча даими эшче төркемнең чираттагы утырышы булды. Аны эшләр идарәчесе С.А.Брусов алып барды.
Утырышта Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен тормышка ашыру буенча ТР Юстиция министрлыгы Программасының үтәлеше һәм югарыда күрсәтелгән программаның 2006 елдагы үтәлеше турында мәгълүматны Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру буенча бүлеккә җибәрү турындагы мәсьәлә карап тикшерелде.

29
гыйнвар, 2007 ел
дүшәмбе
2007 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов 2006 елдагы эш йомгакларына багышланган Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасы коллегиясенең ачык утырышында катнашты һәм коллегиядә тәкъдим ителгән “Гражданнар җәмгыяте юлында” төп доклады турында актив фикер алышты.
Мидхәт Мәзгутович үз чыгышында искә алып үткәнчә, палатаны төзүнең төп максаты булып Татарстан Республикасының дәүләти, икътисадый һәм социаль үсешенең мөһим проблемалары турында ачыктан-ачык, халыктан яшермичә фикер алышуны тәэмин итү, дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан карарлар кабул иткәндә җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алу механизмын камилләштерү тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International