ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2007 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Күчемсез мөлкәткә хокукларны һәм аның белән килешүләрне дәүләт теркәвенә алу өчен документлар рәсмиләштерүнең универсаль регламентларын раслау турында” Татарстан Республикасы Президенты указы проектын килештерү мәсьәләләсенә багышланган киңәшмә булды.
Кичә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Репсубликасы Дәүләт Советы сессиясе эшендә катнашты, ул анда “Татарстан Республикасында ваклап сату базарларын оештыру хокукына рөхсәт бирергә вәкаләтле җирле үзидарә органнарын билгеләү турында” Татарстан Республикасы законы проектын тәкъдим итте.

14
июнь, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов “Корстон” СКККда узган Россия Федерациясе субъектлары судьяларының квалификация коллегиясе киңәшмәсендә катнашты.

13
июнь, 2007 ел
чәршәмбе
“Алда сезне бары тик шатлыклы көннәр генә көтеп торсын, онытмагыз – сез үз мәктәбегездән чыккан!”, - дигән шагыйрь, меңләгән мәктәп, техникум, югары уку йортларын тәмамлаучылар үз белем учагы диварлары белән саубуллашып, тормышка юллама алганда.
Һәр яз уку елы ахырында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Димитровград шәһәренең Мәләкәс авыл хуҗалыгы техникумы педагоглары һәм укучылары коллективы белән очраша. Мидхәт Мәзгутович техникумны 1977 елда тәмамлый, әмма уку йорты коллективы белән бүгенге көнгә кадәр тыгыз элемтәдә тора. Берничә ел дәвамында, рәхмәтле укучы булрак, үз техникумында “Елның иң яхшы студенты” номинациясендә бүләкләү үткәрә. Аның соравы буенча, уку йорты администрациясе “Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов премиясе” дигән премияне гамәлгә кертте.

11
июнь, 2007 ел
дүшәмбе
2007 елның 7-8 июнендә ТР юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков Сәнәгатьтә икътисад һәм идарә институтында “Гамәлдәге һәм кабул ителә торган законнар яссылыгында Россия Федерациясе субъектлары һәм муниципаль берәмлекләре арасында вәкаләтләрне, мөлкәт һәм финанс йөкләмәләрен алмашу” программасы буенча кыска вакытлы укуда булды.
2007 елның 5-7 июнендә ТР юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков “Татарстан Республикасында граждан җәмгыятен төзү факторы буларак җирле үзидарә үсеше: беренче адымнар, тәҗрибә, проблемалар” дигән темага “түгәрәк өстәл” утырышында катнашты. Ул анда “Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарына аерым дәүләт вәкаләтләрен бирүне хокукый җайга салу турында” дигән доклад белән чыгыш ясады.

9
июнь, 2007 ел
шимбә
“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законы нигезендә дәүләт хезмәткәрләре квалификацияләрен күтәрүгә хокукка һәм әлеге хокукны гамәлгә ашыру мөмкинлегенә ия. Агымдагы елның июнь аенда ТР юстиция министры киңәшчесе А.М.Чашин ике атна дәвамында Россия Федерациясе Президентының Россия дәүләт хезмәте академиясенең һөнәри яңадан әзерләү һәм квалификация күтәрү институтында “Милли һәм федератив багланышлар белән дәүләт идарәсе” темасына дәүләт хакимиятенең федераль һәм төбәк органнары җитәкчелек хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курсларында укып кайтты.
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең РФ Конституция Суды Рәисе В.Д.Зорькин белән очрашуында катнашты, ул Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Резиденциясендә үтте.

8
июнь, 2007 ел
җомга
Бүген юстиция министры М.М.Корманов финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе эшендә катнашты. Анда 2007 елның 5 аена Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм 2007 елга ТР финанс, казначылык һәм салым органнары бурычлары мәсьәләләре каралды. Киңәшмәне ТР Финанс министрлыгы оештырды.
Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының чираттагы утырышы булды. Көн тәртибенә тугыз закон проектын карап тикшерү кертелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International