Министрлык хезмәткәрләре тарафыннан Минзәлә муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль районга керүче җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен үтәвен өйрәнү буенча күчмә чара үткәрелде.
Юл хәрәкәтнең яшь инспекторлары отрядлары үз тарихын 1973 елның 6 мартында башлый. Бу көнне ВЛКСМ Үзәк Комитеты Секретариаты, СССР Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе һәм СССР Мәгариф министрлыгы карары белән Хәрәкәтнең яшь инспекторлары отрядлары турында нигезләмә расланган.
Министрлык хезмәткәрләре тарафыннан Актаныш районы җирле үзидарә органнарының муниципаль районга керүче җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен үтәвен өйрәнү буенча күчмә чара үткәрелде.
Бүген Министрлыкта республиканың Түбән Кама районы авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул иттеләр.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында муниципаль хезмәткәрләрнең “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” программасы буенча ике көнлек стажировкасы тәмамланды. Стажировканың максаты - норматив хокукый актлар һәм нормалар төзү эшчәнлеге проектларының сыйфатын күтәрүгә ярдәм итүче белем һәм күнекмәләр алу.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфат Мингалимов коррупцияне профилактикалау өчен җаваплы вазыйфаи затлар өчен практик семинарда катнашты.
2023 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның беренче утырышы Әнәс Гатауллин рәислегендә узды.
2018 елдан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы “Коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” юнәлеше буенча дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен стажировка мәйданчыгы булып тора.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Һөнәргә кереш” программасы буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының яңа кабул ителгән хезмәткәрләре стажировкасы үтте.