Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү максатларында “Үз һөнәрендә иң яхшысы” конкурсына документлар кабул итү 2024 елның 1 августыннан башланачак дип игълан ителә.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе белән берлектә Чаллы шәһәре җәмәгать судьяларының суд участоклары бинасында янгын чыккан очракта гамәлләрне эшләү буенча уртак өйрәнүләр уздырды. Чаллы суд районы республикада иң зурысы, бинада җәмәгать судьяларының 20 суд участогы урнашкан.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы законнары кабул ителүгә бәйле рәвештә әзерләү таләп ителә торган норматив хокукый актлар чыгару эшен оештыру турында ведомствоара киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин үткәрде.
2024 елның 1 сентябреннән Гражданлык процессуаль кодексына үзгәрешләр үз көченә керә. Үзгәрешләр шул исәптән суд боерыгын чыгаруга гариза бирү кагыйдәләренә, җәмәгать судьялары тарафыннан аны чыгару срокларына, аудиоберкетмәгә кертеләчәк.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре һәм хакимият органнары арасында “Утильләштерү мәктәбе: электроника” программасы лидерлары номинациясендә өченче урынны алды. Федераль программада җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Татарстан Экология министрлыгында узды.
Һәр пәнҗешәмбе көнне дәүләт юридик бюросы белгечләре махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын “Ватанны саклаучылар” фондының Татарстан филиалында кабул итәләр.
Татарстан Республикасы Рәисе Фәннәр академиясенең гамәлдәге әгъзаларын 56 кеше һәм әгъза-корреспондентларны 59 кеше итеп раслады.
Татарстан Юстиция министрлыгында министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге вәкилләре белән эшлекле киңәшмә узды.
КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә Татарстан Республикасы авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарларының квалификациясен күтәрү программасы дәвам итә. ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов һәм җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина укыту программасы спикерлары булды.
Республика халкының Бердәм дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлгән өлеше суд хәбәрләрен һәм аңа кушып бирелә торган документларны, суд актларын электрон рәвештә алырга мөмкин.