ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Казан федераль университеты студентлары VI Бөтенроссия хокукый (юридик) диктант яздылар. Диктант язу дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар ярдәмендә Россия юристлары ассоциациясе тарафыннан оештырыла.


5
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә чикләнмәгән мөмкинлекләр фестивале узды.

2022 елның 1 декабрендә “Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүматка үтемлелекне тәэмин итү турында” Федераль законга һәм “Россия Федерациясендә судлар эшчәнлеге турында мәгълүматка үтемлелекне тәэмин итү турында” Федераль законның 10 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 2022 елның 14 июлендәге 270-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.


3
декабрь, 2022 ел
шимбә

Казан (Идел буе) федераль университетының Император залында дәүләт бүләкләрен, “Ел юристы” Татарстан Республикасы юридик премиясен, Г.Ф. Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премиясен, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшыру тантанасы узды.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы һәм шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәм - Юристлар көне белән котлыйм!


2
декабрь, 2022 ел
җомга

Юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов Алабуга районы мәктәпләрендә 9-11 сыйныф укучылары өчен “Саннар дәресе” үткәрде.

“Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы” ДКУ вәкилләре көн саен аларның вакытлыча урнашкан урыннарында мобилизацияләнгән гражданнарны юридик мәсьәләләр буенча кабул итүне дәвам итәләр.

Бүген коллективның гомуми җыелышында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Министрлык хезмәткәрләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәм – Юристлар көне белән котлады.

Юстиция министрлыгында “Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында” 2011 елның 21 ноябрендәге 324-ФЗ номерлы Федераль законның аерым нигезләмәләренең үз көченә керүе һәм Татарстан Республикасында норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыруда экспертларның катнашу активлыгын арттыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.


1
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы I, II һәм III төркем инвалидларга, шулай ук инвалид балаларга һәм аларның вәкилләре өчен түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара уздырды. Чара Халыкара инвалидлар көненә багышланган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International