2016 елның 8 нче июненнән алып 10ысына кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Югары Суды һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе белән берлектә, Татарстан Республикасының Тукай суд районы буенча 1 нче һәм 2 нче суд участоклары эшчәнлегенең оештырылышын өйрәнде.
2016 елның 12 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х.Сафиуллов белән берлектә республиканың Тәтеш районында Россия көненә багышланган бәйрәм чараларында катнашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре 2016 елның 12 июнендә Казанның Кремль яр буенда Россия көненә багышлап уздырылган бәйрәм чараларында катнаштылар.
2016 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында яшәүче гражданнар белән видеоаралашу уздырды.
2016 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурслар үткәрелде.
2016 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов расланган график нигезендә Татарстан Республикасының Тәтеш районында яшәүче гражданнарны районда кабул итте.
2016 елның 6 һәм 7 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов һәм җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыга М.А.Пашкова, җирле үзидарә органнарына Гражданнарны тузган торак фондыннан күчерү буенча республика адреслы программасын гамәлгә ашыруга кагылышлы сораулар буенча хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, республиканың Биектау һәм Чистай районнарына чыктылар.
2016 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция Министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының аттестация комиссиясе утырышы узды. Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 14 дәүләт гражданлык хезмәткәре аттестацияләү имтиханына тартылдылар.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтләренең вакантлы вазыйфасына конкурс игълан итә:
2016 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин һәм министр урынбасары М.М.Ибәтов Тәтеш муниципаль районында Сабантуй бәйрәмендә катнаштылар.