ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

2013 елның 20 сентябрендә, безнең республикада, тулаем Россия Федерациясендә быел дүртенче мәртәбә Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бердәм көне уздырылды. Исегезгә төшерәбез, мондый чара “Россия юристлары ассоциясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы җитәкчелегендә гамәлгә ашырыла. 

2013 елның 22 сентябрендә Казан-Арена” стадионы тирәсендә спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен өстен күрүчеләр дә,  профессионаллар да җыелган иде, алар йөгерү буенча “Бөтен халык кроссы -2013”тә катнашырга килгәннәр. Исегезгә төшерәбез,  әлеге вакыйганың тарихы бай һәм ул Бөтенроссия йөгерү көненә багышлана.   


20
сентябрь, 2013 ел
җомга
2013 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов хокук мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы гражданнарын видео аша кабул итте

19
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2013 елга Татарстан Республикасы юстиция министры тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы буенча юстиция министрының беренче  урынбасары С.Н.Столяров  быелның 19 сентябрендә Балык Бистәсе муниципаль районында гражданнарны кабул итте.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте сентябрьдә карар кабул итте, ул җәмәгать судьяларының эш шартларын тамырдан үзгәртәчәк. Карар белән җәмәгать судьяларына биналар бирү тәртибе генә түгел, көнкүреш мәсьәләләре дә җайга салыначак.

18
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Безнең сайтта хәбәр ителгәнчә, җәмәгать судьяларын урнаштыру өчен билгеләнгән биналар исемлегендә августта яңа объект барлыкка килде, анада тиз арада капиталь ремонт ясала башлады.
Кичә, 2013 елның 17 сентябрендә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эше хакында”гы мәсьәлә каралды. 

17
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
Россия юристлары ассоциясе  Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсенең  футбол дружинасы Киров шәһәрендә  13 – 15 сентябрьләрдә узган Россия юристлары ассоциясенең төбәк бүлекчәләре командалары арасында узган IV  Бөтенроссия турнирында җиңеп кайттылар

13
сентябрь, 2013 ел
җомга
2013 елның 12 сентябрендә Балтач муниципаль районында совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының киңәйтелгән утырышы уздырылды. 

2013 елның 14-15 сентябрендә Киров шәһәрендә “Россия юристлары ассоциясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәләре командалары арасында футбол буенча IV бөтенроссия турниры узачак, аның йомгаклары буенча Россия юристлары ассоциясенең төбәк бүлекчәләре арасында 2013 елның иң көчле командасы билгеләнәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International