2013 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе эшчәнлеген тәэмин итү секторының әйдәүче киңәшчесе вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс уздырылды.
Бүген, 2013 елның 18 гыйнварында, ”Вечерняя Казань” газетасы 5 нче номерында (4439) “Халык” адвокатлары хезмәт күрсәтүләренә бәяләр билгеләнмәгән” дигән мәкалә бастырып чыгарды , анда Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов “Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм турында” Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру хакында комментарий бирә.
Кичә, 2013 елның 17 гыйнварында, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы белгечләре районның җирле үзидарә органнарына методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү максатларында Әтнә муниципаль районына бардылар.
2006 елдан алып Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында документлар әйләнеше Дәүләт хакимияте органнарының электрон документлар әйләнешенең бердәм ведомствоара системасы (алга таба – электрон документлар әйләнеше) ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең мәгълүмат-аналитика эше, координация һәм планлаштыру бүлеге башлыгы, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы урынбасары вазыйфасына конкурс игълан итә.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ТР Менделеевск районының 1 нче, 2 нче суд участоклары җәмәгать судьялары аппараты консультатының һәм ТР Менделеевск районының 1нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаре дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.
Халыкка хокук гыйлеме бирү һәм законлылыкны ныгыту эшенә зур өлеш кертүен билгеләп, Россия Федерациясе Генераль прокуроры 2012 елның 3 декабрендәге боерыгы белән Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе рәисе, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Кормановны Россия Федерациясе Генераль прокурорының Мактау грамотасы белән бүләкләде.
Татарстан Республикасы дәүләт органнары һәм башкарма хакимияте органнары хезмәткәрләренең 2012 ел дәвамында үткәрелгән II спартакиадасы йомгаклары буенча ярышларда катнашкан 34 командадан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы гомуми зачетта, 204 очко җыеп, 6 нчы урынны алды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ТР Алабуга районы һәм Алабуга шәһәре 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, Казан шәһәре Мәскәү районының 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре һәм Казан шәһәре Киров районының 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.
Кадерле дуслар! Хөрмәтле хезмәттәшләр! Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне һәм якыннарыгызны якынлашып килүче Яңа 2013 ел белән котлыйм!