ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт органнары һәм башкарма хакимияте органнары хезмәткәрләренең 2012 ел дәвамында үткәрелгән II спартакиадасы йомгаклары буенча ярышларда катнашкан 34 командадан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы гомуми зачетта, 204 очко җыеп, 6 нчы урынны алды.


9
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ТР Алабуга районы һәм Алабуга шәһәре 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, Казан шәһәре Мәскәү районының 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре һәм Казан шәһәре Киров районының 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.


29
декабрь, 2012 ел
шимбә

Кадерле дуслар! Хөрмәтле хезмәттәшләр! Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне һәм якыннарыгызны якынлашып килүче Яңа 2013 ел белән котлыйм!

Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы күркәм гадәт буенча балаларны яңа ел чыршысына чакырды. Балалар өчен оештырылган Яңа ел бәйрәмен юстиция министры М.М.Корманов котлау сүзләре белән башлап җибәрде. Министр нәниләргә җылы сүзләр әйтте, аларның иҗади эшләрендә, мәктәп һәм мәктәпкәчә тормышларында уңышлар һәм Кыш бабай белән Кар кызы катнашында күңелле ял итүләрен теләде.


28
декабрь, 2012 ел
җомга

2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларын башкаруны тикшерү графигына ярашлы рәвештә, 2012 елның 21 һәм 26 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре узып баручы елдагы соңгы тикшерүләрен уздырды. Бу юлы югарыда күрсәтелгән Программа чараларының Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгында һәм Татарстан Республикасының Аксубай муниципаль районында башкарылуы тикшерелде.


27
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

2012 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасында «Россия юристлар ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан игълан ителгән Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелде.


26
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе

2012 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы гражданнарын кабат видео аша кабул итте. Аның барышында 8 кешенең гозере тыңланды.

Узып баручы елның соңгы көннәрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы секретаре дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс үткәрелде.


25
декабрь, 2012 ел
сишәмбе

Бүген, 2012 елның 25 декабрендә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында квалификация (аттестация) комиссиясе ике утырыш уздырды, аларны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары, ТР Юстиция министрлыгының квалификация (аттестация) комиссиясе рәисе С.Н.Столяров алып барды.

2012 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчасын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 12 нче эшче төркем утырышы булды. Утырышны 12 нче эшче төркем җитәкчесе урынбасары, Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н. Столяров алып барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International