ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2010 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында хокук мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацион комитеты Экспертлар советының чираттагы утырышы узды. Анда өч закон проекты каралды.
Бүген Дәүләт Думасы коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүнең үсүен тоткарлый торган закон кабул итте. Тиешле төзәтмәләр РФ Торак кодексына, административ хокук бозулар кодексына, шулай ук “Коммуналь комплекс оешмаларының тарифларын җайга салу нигезләре турында”, “РФда электроэнергия һәм җылылык энергиясе тарифларын дәүләт тарафыннан җайга салу турында”, “Ветераннар турында” һәм “РФда җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” законнарына кертелде.

17
июль, 2010 ел
шимбә
Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Реестры расланды. Бу Реестр Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләренең рәсми исемлегеннән һәм алар турында аерым мәгълүматлардан гыйбарәт.

16
июль, 2010 ел
җомга
Авыл хуҗалыгы культураларының корылык нәтиҗәсендә үлүе һәм зыян күрүе аркасында Татарстан Республикасы азык-төлек иминлегенә куркыныч янавын булдырмау максатларында 30.06.2010 елдагы 1005-р номерлы ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә идарә органнары һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмау бердәм дәүләт системасының Татарстан Республикасы территориаль подсистемасының муниципаль звенолары көчләре өчен республиканың 31 муниципаль районы территорияләрендә “Гадәттән тыш хәл” режимы кертелде.

15
июль, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы 2009-2011 еллардагы коррупциягә каршы сәясәтенең Стратегиясен гамәлгә ашыру Республика программасы чараларын җирле үзидарә ораннарында башкаруны тикшерү графигы нигезендә 2010 елның 15 июлендә Татарстан Республикасы 2009-2011 еллардагы коррупциягә каршы сәясәтенең Стратегиясен гамәлгә ашыру Республика ппрограммасын башкаручыларның хезмәттәшлеген оештыручы
Татарстан Республикасы Иминият Советы эшчәнлеген камилләштерү максатларында Татарстан Республикасы Президентының 2010 елның 24 июнендәге Указы белән “Татарстан Республикасы Иминият Советын төзү турындагы” Татарстан Республикасы Президенты Указына үзгәрешләр кертелде.

14
июль, 2010 ел
чәршәмбе
“Җиңел автомобильләрне инвалидлар милкенә бирү турында” 2010 елның 12 июлендәге Россия Федерациясе Хакимияте Карары нигезендә инвалидларга медицина күрсәтмәләре буенча түләүсез рәвештә файдалануга бирелгән җиңел автомобильләр алар милкенә тапшырыла.

13
июль, 2010 ел
сишәмбе
Студентларның практика үтүләре төп белем бирү программасының мөһим бер өлеше һәм уку процессын оештыру формаларының берсе булып тора.
Граждан, җинаять, арбитраж һәм процессуаль законнар буенча Дәүләт Думасы Комитеты палатага коммуналь уңайлыклар өчен даими рәвештә түләмәүче бурычлы фатыйр милекчеләренә катгый җәза бирүгә юл куярлык закон проектын карарга тәкъдим итте.

12
июль, 2010 ел
дүшәмбе
2010 елның 28 июнендәге 34-ТРЗ номерлы ТР Законы нигезендә “Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында” Татарстан Республикасы Законына һәм административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 2.3, 8.1 статьяларына үзгәрешләр кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International