ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2010 ел
җомга
Дәүләт Думасы ватан судьялар корпусының профессиональ дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән “Россия Федерациясе судьялары дәрәҗәсе хакында” Россия Федерациясе Законының 20.1. статьясына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын икенче укылышта кабул итте.

3
июнь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Югары судында Татарстан Республикасы судьялар Советының чираттагы утырышы узды, анда республика судларының 2010 елның 1 июленнән үз көченә керәчәк “Россия Федерациясендә судлар эшчәнлеге турында мәгълүматка үтемлелек тәэмин итү турында” Федераль закон таләпләрен башкаруга әзерлеге турында киңәшмә алып барылды. ТР судьялар Советы утырышы эшчзнлегендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов һәм ТР юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина катнашты.
Россия юристлары Ассоциациясе эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып хокук культурасын барлык формадагы пропагандалау тора – телевидение, профильле журнал бастырып чыгару, лекцияләр, укыту семинарлары. Шушы юнәлешне тормышка ашыру йөзеннән 2010 елның маенда Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге яңа пилотлы проект гамәлгә кертә - гомуми белем бирү мәктәпләренең олы сыйныф укучыларын хокукый мәгърифәтле итү.

2
июнь, 2010 ел
чәршәмбе
Югары белем бирүче уку йорталрын тәмамлап мәктәпләргә эшкә урнашкан 1 мең кешегә ярдәм итү өчен дәүләт бюджетыннан 50 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Программа 2010 елның 3 февралендәге Пр-259 номерлы РФ Президенты боерыгы нигезендә эшләнә.

1
июнь, 2010 ел
сишәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Кормановны “Россия Федерациясе атказанган юристы” мактаулы исемгә лаек булуы белән котлады һәм тиешле таныклык тапшырды.
Россия Федерациясе судьялар Советы судларының эшчәнлеген мәгълүматлаштыру һәм автоматизацияләү буенча комиссия рәисен тыңлаганнан соң Россия Федерациясе судларының 22.12.2008 елдагы 262-ФЗ номерлы “Россия Федерациясендә судлар эшчәнлеге турында мәгълүматка үтемлелек тәэмин итү турында” Федераль закон таләпләрен башкаруга әзерлеген Россия Федерациясе судьялар Советы түбәндәгечә билгели.

31
май, 2010 ел
дүшәмбе
Бердәм дәүләт имтиханы уздыру календаре нигезендә 27 май аеннан укучыларның БДИ бирү башланды. Дәүләт имтиханын бирү күпчелек укучылар өчен 2010 елның 21 июнендә тәмамлана. РФ Генераль прокуратурасы субъектлар прокурорларына бердәм дәүләт имтиханын уздыру вакытында законнар саклауны күзәтүне көчәйтергә карар бирде.

29
май, 2010 ел
шимбә
20.05.2010 елдагы 259 номерлы карар нигезендә РФ судьялар Советы судья йөкләнелеше нормаларын законнар нигезендә җайга салу турында чыгыш ясады. Законнар нигезендә судьялар йөкләнелешен җайга салу йөкләнелешне исәпләргә, судьялар һәм суд аппараты хезмәткәрләре саны нормативын билгеләүгә, шушы күрсәткечләр нигезендә суд системасын финанслауны гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк.

28
май, 2010 ел
җомга
Уку елы ахырында илнең барлык уку йортларында нәтиҗәләр ясала һәм иң яхшы укучылар, студентлар бүләкләнә. Кичә Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәренең информатика һәм идарә техникумында тантаналы чара уздырылды – “Йолдызлы ассорти”, анда ел дәверендә уздырылган төрле смотр-конкурсларда, олимпиадаларда, бәйгеләрдә җиңгән иң әйбәт укучылар бүләкләнде. Димитровград шәһәренең информатика һәм идарә техникумы чыгарылучылары өчен “Елның иң яхшы студенты” номинациясе белән бу уку йортында үзенең беренче белемен (финанс) алган Татарстан Республикасы юстиция министры, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы ат казанаган юристы М.М.Корманов менә инде берничә ел дәверендә бүләкләве мөлаем гадәткә әверелде.

27
май, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Бүген, 2010 елның 27 маенда Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Декреты нигезендә оештырылган Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республика (ТАССР) төзелүенә 90 ел тулды. Шушы ук Декрет белән беренчеләрдән булып ТАССР юстициясе Халык комиссариаты гамәлгә куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International