ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2009 ел
пәнҗешәмбе
РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының дәүләт заказын урнаштыру процедурасына, конкуренцияне чикләүгә, индивидуаль эшмәкәрләрнең дисквалификацияләре һәм җаваплылыклары турындагы нормаларга кагылучы нигезләмәләре үзгәртелде.
Кичә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе җитәкчесе Р.А.Галимбәков урынбасары үткәргән эшче төркем әгъзалары инструктажы узды. 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге

22
июль, 2009 ел
чәршәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Муратов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты утырышы узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфасын биләп торуга конкурс узды. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының оештыру эшләре бүлегенең әйдәп баручы белгече вакант вазыйфасын биләп торуга конкурс сайлавы буенча тавыш бирү үткәрелде.

21
июль, 2009 ел
сишәмбе
Дмитрий Медведев “Белем бирү турында” Россия Федерациясе законына үзгәрешләр кертү хакында” законга кул куйды. Ул Дәүләт Думасы тарафыннан 26 июньдә кабул ителде һәм Федерация Советы тарафыннан 7 июльдә хупланды. Кремльнең Матбугат үзәге хәбәр итүенчә, закон нигезендә төп мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы, ләкин дәүләт яки муниципаль белем бирү учреждениеләре булмаган белем бирү оешмаларына йөрүче балаларның ата-аналарына (законлы вәкилләренә) компенсация түләүләрен билгеләү каралган.
Россия Президенты “(Күчемсез милекне акча бәрабәренә салу) ипотека турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законга кул куйды.

20
июль, 2009 ел
дүшәмбе
Дәүләт Думасы бәяне килештереп билгеләү һәм намуссыз көндәшлек өчен төрмә җәзасын ниятләүче закон кабул итте дип хәбәр итә “Газета.ru”. Иң югары чик вакытлары - 7елга кадәр - әлеге өлкәдә көч кулланып яки куркыту юлы белән хокук бозган затларга яный.
Россия Юристлары ассоциациясе съездында катнашып, Россия Федерациясе Президенты Д.А.Медведев гражданнарны хокукый агарту һәм хокукый ярдәм күрсәтү проблемасын гражданнарның хокукый культурасы дәрәҗәсен һәм законга иярү әзерлекләрен күтәрү белән бер тигез дәрәҗәдә иң актуль проблемаларның берсе дип билгеләде.

18
июль, 2009 ел
шимбә
Хокук саклау органнары 21 июльдән алып гражданнарның хатлары, посылкалары, бандерольләре һәм башка почта җибәрүләре белән таныша алачаклар. РФ Коммуникация һәм элемтә министрлыгы башлыгы Игорь Щеголев тарафыннан кул куелган “Оператив-эзләү чараларын үткәрү өчен почта элемтәсе челтәренә һәм чараларына таләпләрне раслау турында” тиешле боерыкны РФ Юстиция министрлыгы 6 июльдә раслады.

17
июль, 2009 ел
җомга
Департамент хезмәткәрләре тарафыннан Теләче, Кама Тамагы районнары хезмәткәрләрен җәлеп итеп, Татарстан Республикасының Арча, Теләче һәм Кама тамагы муниципаль районнарының административ эшчәнлекләрен тикшерү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International