ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2009 ел
җомга
2009 елның 16 июлендә РФ КС “Россия Федерациясендә судьялар статусы турында” РФ Законының 7.1 статьясы, РФ Җинаять - процессуаль кодексының 1 статьясындагы 1 өлеше, 8 статьясындагы 3 өлеше һәм 297 статьясы нигезләмәләренең конституциячелеген тикшерү турында эшчәнлек буенча Карар игълан итте.

16
июль, 2009 ел
пәнҗешәмбе
2009 елның беренче ярты еллыгында бүлек хезмәткәрләренең төп игътибары Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып баруга бирелде.
Дәүләт Думасы өченче, ахырга укылышта Дмитрий Медведев президенты тарафыннан кертелгән педофилиягә карата җәзаны көчәйтүгә юнәлдерелгән закон проектын кабул итте.

15
июль, 2009 ел
чәршәмбе
Карарга 07.07.2009 елдагы 548 номерлы РФ Хөкүмәте карары нигезендә үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә 2009 елда федераль бюджет чаралары исәбеннән россия кредит оешмаларына россия кредит оешмалары тарафыннан 2009 елда физик затларга җиңел машина сатып алу өчен бирелгән кредит буенча килми калган табышларны кайтару өчен субсидияләр бирү Кагыйдәләре расланды.

14
июль, 2009 ел
сишәмбе
Россия Федерациясе Югары Суды “Россия Федерациясе Торак кодексын кулланганда суд практикасында барлыкка килгән кайбер мәсьәләләр турында” 2009 елның 2 июлендәге 14 номерлы Карарда гражданнар, оешмалар һәм хакимият органнары хокукларын торак мөнәсәбәтләре өлкәсендә гамәлгә ашыру һәм яклау белән бәйле мәсьәләләрне аңлата.
“Россия Федерациясе субъектларына һәм муниципаль берәмлекләргә финанс ярдәме дәүләт корпорациясе - 2009 елда ТКХ үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды чаралары исәбенә күрсәтелү үзенчәлекләре турында” 2009 елның 1 июлендәге 143-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә Россия Федерациясе субъектларына һәм муниципаль берәмлекләргә финанс яктан ярдәм 2009 елда ТКХ үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды чаралары исәбенә күрсәтелүнең аерым тәртибе билгеләнә.

13
июль, 2009 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Экспертлар советы утырышы узды. Анда 2 республика законы проекты тикшерелде
Закон чыгаручылар ана капиталыннан куллануның тагын бер төрен уйлап таптылар. Дәүләт Думасына закон проекты килде. Аның нигезендә  cертификатка ия булучыларга ана капиталының барлык суммасын яки бер өлешен инвалид баланы тәрбияләү яки тернәкләндерү өчен тотарга рөхсәт ителә.

11
июль, 2009 ел
шимбә
Суд приставларына башкарма документ таләпләрен башкарганда бурычлының башкарма документ буенча бирәчәкне түләү өчен кирәкле акчалары булмау кебек хәлләр белән очрашырга туры килә. Башкарма производство турында законнар нигезендә бурычны таләп итү милек кемдә булуына да карамастан бурычлының милкенә мөрәҗәгать итә.

10
июль, 2009 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокук идарәсенндә «Федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнарының Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, җирле үзидарә органнары, юридик һәм физик затлар белән җайга салучы хезмәттәшлек итү өлкәләрендә катнашуларын бәяләү күрсәткечләрен раслау турында» Татарстан Республикасы Президенты указы проекты буенча фикер алышуда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International