Европа Суды тарафыннан тикшерелгән эшләрнең үрнәге бирелгән һәм хезмәт, пенсия, социаль һәм башка хокук мөнәсәбәтләренең кайбер мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең Югары Суды аңлатмасы китерелгән.
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында һәм Татарстан Республикасының Финанс министрлыгында әлеге министрлыкларның хокук идарәләре һәм юридик бүлек белгечләре белән киңәшмә үткәрде.