ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2009 ел
шимбә
Кичә Дәүләт Думасына Гражданнар кодексының дүртенче өлешендәге 1473 статьясына төзәтмәләр кертү проекты кертелде. Алар нигезендә компанияләргә фирма исемнәрендә Федерация субъектларының рәсми исемнәрен яки аларның ясалмаларын җирле хакимиятнең махсус рөхсәтеннән башка куллану тыела. Проектның инициаторы – “Бердәм Россия” депутаты Илдар Гыйльметдинов аңлатмада белдергәнчә, төбәкләрнең үз исемнәрен яклау хокукы булырга тиеш.

19
июнь, 2009 ел
җомга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2009 елның 28 маендагы 157-VI номерлы карары нигезендә алдагы биш елга Татарстан Республикасының җәмәгать судьялары сайланды:
2009 елның 3 июнендә «Түләү агентлары ярдәмендә физик затларның түләүләрен кабул итү эшчәнлеге турында» 103-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде.

18
июнь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Федерация Советының пленар утырышында «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон хупланды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре тикшерелү сәбәпле Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты белгечләре эшче төркем составында Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск һәм Лаеш муниципаль районнарында хокук бозуларны профилактикалау эшчәнлеген оештыру мәсьәләсен өйрәнде.

17
июнь, 2009 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров рәислегендә Министрлык аппаратының аттестация комиссиясе утырышы узды. Комиссия әгъзалары ТР Юстиция министрлыгының дәүләт граждан хезмәткәрләренең белемнәрен, һөнәри осталыкларын һәм һөнәри дәрәҗәләрен бәяләделәр.

16
июнь, 2009 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасының нефть компанияләре белән киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын камилләштерү, җир асты байлыкларыннан файдалануга киртә тудыра торган җир, урман һәм шәһәр төзелеше законнары нормаларын тәңгәлләштерү белән бәйле мәсьәләләрне яктыртуга багышланган доклад белән чыгыш ясады.
10 июнь көнне Иҗтимагый палата бинасында узган “Россиядә ювеналь юстиция” гомумроссия конференциясе Россиянең балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган хокук бозу эшләрен тикшерерлек судлар системасын оештыру мәсьәләләренә багышланды.Илнең 50 төбәгеннән җыелган юристлар, хокук сагында торучылар, суд корпусы вәкилләре, социаль тармак хезмәткәрләре Россиядә ювеналь юстиция үсешенең чынбарлыгы һәм перспективалары һәм пробация хезмәтләрен оештыру турында фикер алыштылар.

15
июнь, 2009 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судлары аппаратында Татарстан Республикасының дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфаларын биләп торуга конкурс узды.

4
июнь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Кичә Дәүләт Думасында “РФ Пенсия фондына, Россия Федерациясенең Социаль иминият фондына, мәҗбүри медицина иминияте фондларына иминиятләштерү кертемнәре турында” закон проекты каралды һәм 1 нче укылышта кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International