ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Дәүләт Думасы тарафыннан ахыргы өченче укылышта В.Жириновский, И. Лебедев һәм С.Иванов депутатлары тарафыннан кертелгән ата-аналарын югалткан балаларга туендыручыны югалту сәбәпле хезмәт пенсиясен билгеләү һәм пенсияне кайтару мәсьәләләре буенча “Россия Федерациясендәхезмәт пенсияләре турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты кабул ителде.

3
июнь, 2009 ел
чәршәмбе
2009 елның маенда Татарстан Республикасы Юстиция мнистрлыгына дәүләт теркәвенә алу өчен республиканың башкарма хакимияте органнары тарафыннан чыгарылган 25 норматив хокукый акт керде.
Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә видео-конференция рәвешендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты утырышы узды.

2
июнь, 2009 ел
сишәмбе
Бүген ТР Юстиция министрлыгында ТР Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәте Стратегиясен гамәлгә ашыру эшчәнлеге турында мәсьәлә хәл ителде.
Балачакны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру, балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүне, мәшгульлекләрен оештыру өчен кирәкле шартлар тудыру, 2009 елга каникуллар вакытында мәктәп укучыларының һәм студентларның мәшгульлекләрен тәэмин итү максатларында “2009 елга балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүне, мәшгульлекләрен оештыру турында” 2009 елның 10 апрелендәге 217 номерлы ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә түбәндәгеләр расланды:

1
июнь, 2009 ел
дүшәмбе
2004 елның 2 декабрендә судларның VI Гомум россия съезды белән расланган суд этикасы Кодексы судьялар җәмәгатьчелегенең һөнәри һәм хезмәттән тыш эшчәнлектә судьяларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен билгеләүче иң мөһим документларының берсе булып тора.
Җирле үзидарә органнары вазыйфаи затларының күп санлы мөрәҗәгатьләре нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты тарафыннан җирле үзидарә органында муниципаль хезмәткәрнең персональ мәгълүматлары белән эшләүне оештыру һәм аның шәхси эшен алып бару турындагы якынча Нигезләмә эшләнде.

30
май, 2009 ел
шимбә
Россия хакимияте халык турында күбрәк белергә тели. REGNUM Новости мәгълүмат агентлыгы корреспонденты хәбәр итүенчә, 28 майда “Гомум россия халык санын алу турында” федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын хөкүмәт РФ Дәүләт Думасына кертте. Аерым алганда, сан алу кәгазъләрендә булган халыклар турында мәгълүматлар исемлеген миграция турында мәгълүматлар белән тулыландыру күздә тотыла. Аннан тыш, хөкүмәт сорау алучыларның белем дәрәҗәләренә, туганлык мөнәсәбәтләренә һәм эш белән мәшгуль булуларына кагылучы мәсьәләләрне белешергә, шулай ук “йорт хуҗалыгы” аңлатмасын кертергә кирәк дип саный.

29
май, 2009 ел
җомга
Кичә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов дүртенче чыгарылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче утырышында катнашты. Анда ул беренче укылышта чыгымнар, милек һәм милек характерындагы бурычлар турында мәгълүматларны бирү тәртибен билгеләү өлешендә федераль законнарның үзгәргән таләпләре нигезендә республика законын китерү максатларында эшләнгән “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законының 17 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын тәкъдим итте.
Кичә Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсенең конференц-залында Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышы узды. Утырышның көн тәртибенә республикада җәмәгать судьяларын матди-техник һәм финанс яктан тәмин итү турында мәсьәлә кертелде. Фикер алыша торган мәсьәлә буенча доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов чыгыш ясады. Өстәмә доклад ясаучы - ТР Юстиция министрлыгының финанс бүлеге урынбасары Е.С.Гусева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International