Гражданнар кредит акчасына яшәргә ияләнеп киттеләр. Россия Банкы мәгълүматлары буенча, бирелгән кредитлар күләме ел башы белән чагыштырганда 33,5 % ка арткан. Шул ук вакытта түләү вакыты үтеп түләнми калган бурычлар рекорд тизлегендә үсә, алар ел башыннан 50 % ка арткан.
Россия Федерациясе Хөкүмәте закон проектларын, хөкүмәтнең һәм федераль ведомстволарның норматив актларын коррупциягә каршы экспертизалау тәртипләрен билгели торган махсус инструкция әзерләде һәм якын арада аны раслаячак.